МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Котлыйбыз! 24.12.2021

Зона буенча шахмат ярышларында инглиз теле укытучысы Саляхова Л.А. 2 урынны алды. Алга таба да зур җиңүләр телибез! Афәрин!
-
Бияләем, башмагым. 24.12.2021

Безнең иң яраткан әбиләребез һәм әниләребез кышкы озын кичләрдә үзләренең куңел жылылыгын кушып безгә бияләй, оекбашлар бәйлилэр. Шул бияләй, оекбашларнын җылысы аша аларның җан җылысы безгә дэ күчә. Шуңа да нинди көчле суыкларда да безнең кул-аякларыбыз туңмый, җылы тора. Алар бәйләгән бияләйләрне киеп йөрү үзе рәхәт бит. Бүген , ягъни 24 декабрь- Бияләй көне буларак билгеләп үтелә. 7 нче класста шушы темага карата тәрбия сәгате үтте. Һәр укучы өлкәннәр тарафыннан бәйләнгән бияләй, башмаклар тәкъдим иттеләр. Барысы да күз явын алырлык.
-
Матурлык һәм батырлык җырчысы 23.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге кысаларында чираттагы чара үткәрелде. 24 декабрьдә шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәки Шәрәфетдин улы Нуриның тууына 100 ел . Зәки Нури-фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, фронтовик шагыйрь, 80 гә якын китап авторы. Аның бик күп шигырьләре татар композиторлары тарафыннан көйгә салынган һәм алар, халкыбызның яраткан җырларына әверелеп, күбесе халыклашкан да. Яраткан шагыйребез иҗатына багышлап, бүген 6 нчы класста “Матурлык һәм батырлык җырчысы” дип исемләнгән класс сәгате узды. Әлеге чарада Зәки Нуриның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
-
Сак йөрегез сез юлларда! 22.12.2021

Тиздән кышкы каникуллар якынлаша. Куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан 5 класста "Сак йөрегез юлларда!" темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
-
"Иң яхшы яңа ел уенчыгы-2022" конкурсына 21.12.2021

7 класс укучылары конкурска бик матур уенчыклар ясадылар. Фантазия һәм түземлек булса, әллә ниләр эшләп була. Сезне дә конкурста катнашырга чакырабыз!
-
Матурлык ничек туа? 20.12.2021

Яңа ел- елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәме. Аның килүен барыбыз да түземсезләнеп көтәбез. Һәр елны ниндидер могҗиза өмет итәбез: әзерләнәбез, матурлык тудырабыз. Район стадионында сыннар ясауда зур тырышлык күрсәткән укытучыларыбыз Габдрахманова О.Р., Фатхуллин Р.Н., Файзрахманов Р.Р. зур рәхмәт сезгә!
-
"Ветеранга открытка" акциясе 20.12.2021

" Ветеранга открытка" акциясендә башлангыч класс укучылары теләп катнаштылар. Бүләкләр әзер!
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 20.12.2021

Тәртип- бусагадан башлана диләр. Безнең мәктәбебездә Яңа ел рухы ишек алдыннан ук сизелә.
-
Олимпиада призерларын котлыйбыз! 19.12.2021

Фәннәр буенча район олимпиадалары дәвам итә. Технология фәненнән призер булган 7 класс укучысы Салихзянов А. һәм 8 класс укучысы Лотфуллин И., аларның укытучылары Файзрахманов Р.Р.; шулай ук татар теленнән призер булган 8 класс укучысы Мухаметзянова И. һәм укытучысы Галиева Г.Р. ны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Яңа елга әзерлек 18.12.2021

Мәктәбебездә яңа елга әзерлек инде күптәннән башланды. Бу эштә һәр укучы актив катнашты. Укучылар класс бүлмәләрен үзләре ясаган уенчыклар белән бизәделәр.






