МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 05.03.2016

Килеп җитте 8нче март,
Әниләр, бу сезнең көнегез.
Сез үстергән балалардан
Кайнар котлау кабул итегез.
Котлыйбыз сезне, әниләр,
Көләч йөзле әбиләр,
Эштә уңган апалар
8нче март белән!
Менә тагын барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8нче март- чәчәкле яз бәйрәме җитте. 4 нче март көнне без әниләр, әбиләр, апалар, гомумән барлык хатын-кызларга хөрмәт йөзеннән Иске Ашыт авылы мәдәният йортында зур концерт куйдык.. Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, укытучы апалар, сөйкемле кызлар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
-
Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган фәнни - гамәли конференция 02.03.2016

Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган фәнни - гамәли конференциядә безнең мәктәпнең 2 нче класс укучылары Халикова Зәрия, Зарипов Әнвәр ( җитәкчеләре - Гайнуллина Г.Р.), 3 класс укучысы Загфарова Камилә (җитәкчесе - Абдуллина Рәзинә), 4 класс укучысы Гарипов Данил ( "җитәкчесе - Шангараева Л.Р.) "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнделәр. Афәрин, укучылар!
-
Котлыйбыз! 29.02.2016

"Парламент дәресе - 2016" кысаларында үткәрелгән сочинениеләр конкурсында безнең мәктәпнең 7 нче класс укучысы Гарипов Илүснең эше (җитәкчесе - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фатхуллин Радик Нурисламович) 2 урынга лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
-
Математикадан ачык дәрес 26.02.2016

Математика укытучысы Гарипова Ф.Ф. 5 нче класста "Унарлы вакланмаларны чагыштыру" дигән темага ачык дәрес үткәрде.
-
И газиз туган телем! 24.02.2016

Туган тел көне уңаеннан Печмәнтау башлангыч мәктәбендә "И газиз Туган телем!" дип аталган викторина булды. Ребуслар чишү, тел турында халык мәкальләрен җыеп төзү кебек уеннар балаларда тагын да кызыксыну уятты. Тел турында язылган әсәрләрне, аларның авторларын искә төшереп алганнан соң, "Туган тел" җыры башкарылды.
-
Солдатта булган, диләр! 22.02.2016

Бүген Иске Кенәр башлангыч мәктәбенә кунакка кайчандыр шушы мәктәптә укыган, хәзерге вакытта Ватан алдында үз бурычын үтәп кайткан егет-Биктов Әнис Тәлгать улы килде.Әнис Мәскәү өлкәсендә Хәрби Космик Көчләре сафында хезмәт иткән.Ул укучыларга солдат тормышы турында сөйләде,сорауларга җавап бирде,фотоларын күрсәтте,укучыларны спорт белән шөгыльләнергә,хезмәт сөяргә,тәртипле,тырыш булырга чакырды.Бүгенге көндә авылдашыбыз Муллагалиев Илгиз Россия кораллы көчләре сафында хезмәт итә.Илгиз Ватан алдындагы изге бурычын Белгород шәһәрендәге Хәрби Космик Көчләре сафында үти.Егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Аларга нык сәламәтлек, уңышлар телибез.
Батыр һөнәр бар җирдә –
Җирне, илне саклаучы.
Сине, мине- һәркемне
Дошманнардан яклаучы.
Генералмы,майормы,
Капитанмы, я сержант.
Барысының да исеме
Дөньяда бер- ул солдат!
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2016

Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , эшегездә уңышлар теләп калабыз. Бу тормышта үзегезнең кирәклегегезне тоеп, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк!
-
Табиб киңәшләре 20.02.2016

Иске Ашыт авылында урнашкан ФАП җитәкчесе фельдшер Файзрахманова Гадения авыл халкына хезмәт күрсәтә. Мәктәп укучылары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары белән очрашып, аларга гриппка каршы профилактика чаралрын аңлатты. Дөрес туклану, киенү, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау кирәклеге турында балаларга киңәшләрен бирде.
-
Шушы яктан , шушы туфрактан ул 18.02.2016

Мәктәбебездә авылның үзешчән шагыйрәсе, кул эшләре остасы Вахитова Гөлзада белән очрашу кичәсе үтте. Гөлзада Альбертовна укучыларны үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды, укучыларга теләк - киңәшләрен җиткерде. Укучылар да үз чиратларында аның шигырьләрен укыдылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
"Хәтер маршы" акциясе 17.02.2016

Мәктәбебездә "Хәтер маршы" акциясе дәвам итә. " Ил батырларын онытмыйк" дигән исем астында үткәрелгән әдәби кичәдә укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан, илгә Җиңү яулап кайткан авылдашларыбызның тарихи истәлекләрен тагын бер кат барладылар. Ил батырларының каһарманлыкларына сокландылар. Кичә ахырында Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"ннән шигырьләр сөйләделәр.






