МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Имтиханга әзерлек дәвам итә 22.03.2016

Каникулда имтиханга әзерлек эше дәвам итә. 9 нчы класс укучылары өчен һәр көнне ОГЭ фәннәре буенча консультацияләр үткәрелә.
-
Әлифба бәйрәме 19.03.2016

18 март көнне безнең мәктәптә кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе - "Әлифба" бәйрәме үтте. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башланган. Димәк, Әлифба китабы - озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Бәйрәмебез котлы булсын!
-
Арский бал 18.03.2016

Вчера в Арске состоялся районный праздник "Арский бал" , посвященный Году российского кино в РФ и Году водоохранных зон в РТ. Наш танцевальный коллектив (руководитель Мустафина А.В.) стал победителем в номинации "Самая грациозная пара". Молодцы!
-
"Созвездие - Йолдызлык" конкурсының район туры 17.03.2016

Мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы Ахметшин Руслан (җитәкчесе Шангараева Л.Р.) "Созвездие - Йолдызлык" конкурсының район турында уңышлы чыгыш ясады һәм җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Зона этабында да уңышлар телибез сиңа, Руслан!
-
Рәхмәт сиңа,Әлифбам! 17.03.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә Әлифба бәйрәме булды.
И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы,
Син кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы.
Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең.
И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча конкурс нәтиҗәләре 16.03.2016

Янгын куркынычсызлыгы буенча район күләмендә үткәрелгән конкурста безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 7 нче класс укучысы Гарипов Илүснең эше (җитәкчесе Гарипова Ф.Ф.) I урынга, 4 нче класс укучысы Гарипов Данилнең эше ( җитәкчесе Шангараева Л.Р.) II урынга, 5 нче класс укучысы Магсумов Венерның эше (җитәкчесе Ахметгалиева Ә.Х.) II урынга лаек булды. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Китапханәдә кунакта 14.03.2016

Безнең мәктәп укучылары - китапханәнең тугрылыклы дуслары. Алар һәрвакыт китапханә яңалыклары, яңа чыккан китаплар белән танышып торалар, үткәрелгән чараларда теләп катнашалар. 14 нче март көнне 2 класс укучылары вожатыйлары Гимадиева Рәзинә белән "Салават күпере" журналына күзәтү ясадылар, кызыклы викторинада катнаштылар.
-
Открытый урок "Финансовая грамотность" 11.03.2016

11 марта в 8 классе прошел урок обществознания в форме деловой игры «Финансы и не только…» Учитель обществознания Фатхуллин Р.Н. рассказал о значении налогов в жизни страны и общества, ввел слушателей в мир интересных налогов. Сегодня в повседневной жизни граждане не всегда сталкиваются с информацией, касающейся налогов. И не все учащиеся осознают, что платить налоги необходимо. И каждый гражданин, начиная с раннего возраста, должен знать, что налоговые поступления являются основным источником доходов государства. Здравоохранение и образование, полиция и пожарная служба, армия и правительство, культура и спорт, социальная сфера содержатся за счет средств налогоплательщиков. И «крепко то государство, которое крепко казною». Проведенное занятие было направлено на формирование у подрастающего поколения правильного отношения к налоговому законодательству и воспитание экономически грамотного, отвечающего за свои решения гражданина.
-
Рәхмәт сиңа,әнием! 07.03.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укучылары әниләрен һәм дәү әниләрен бәйрәм белән котладылар.
Битемнән үбеп,
Сабыем, диеп
Уята мине
Әнием сөеп.
Әйдәле, бергә
Шатлыклар телик!
Иң әйбәт әни-
Минем әни бит.
-
Котлыйбыз! 05.03.2016

Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары әниләр бәйрәменә әзерләнә. Матур шигырьләр, җырлар әниләребезгә зур бүләк булыр. Иң кадерле бүләк, әлбәттә, үз кулларың белән эшләнгәне. Шулай ук укытучы апаларыбызны, укучы кызларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз!!!






