МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 36\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 12\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
"Ш.Мәрҗәни укулары"
16.01.2021
2021 нче елның 16 нчы гыйвары - бөек галим,тарихчы, фәлсәфәче,этнограф Ш. Мәрҗәнинең туган көне. Шул уңайдан "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе", муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендэ " Ш. Мәрҗәни мирасын барлау" исемендәге район күләм укулар оештырылды. Безнең мәктәпне яклап 7 нче сыйныф укучысы Халикова Зәрия барып,III урынга лаек булып кайтты. Афәрин, Зәрия!!!
-
"Кеше дуслык белән көчле" 15.01.2021

Дустың бар икән – таянычың бар дигән сүз. Зур хәзинәләрең, байлыкларың булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмый. Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын, аларның кадерен белегез!!! Башлангыч сыйныфларда "Кеше дуслык белән көчле"дигән темага сыйныф сәгатьләре узды.
-
Арча муниципаль районы башлыгы елкасы 28.12.2020

Бүген балалар өчен, Арча муниципаль районы башлыгы елкасы үтте. Кечкенәләр өчен фоеда бик матур тамаша белән башланып китте бәйрәм. Кар Патшабикәсе hәм Эльфлар балаларны биеттелләр дә, җырлаттылар да. Ахырдан залда К. Тинчурин театры артистлары "Али Баба hәм өч карак" дип исемләнгән әкият-тамаша тәкьдим иттеләр.
-
Чыршы бәйрәмнәре башланды 26.12.2020

Бүген мәктәптә чыршы бәйрәмнәре башланды. Башлангыч класс укучылары чыршы тирәсендә уйнадылар, җырладылар, Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәттеләр. Быелгы Чыршы бәйрәменең үзенчәлеге шунда - бәйрәм әти-әниләрсез, читтән кунакларсыз уза.
-
Яңа еллар котлы булсын!!! 24.12.2020

Укучыларыбыз яңа ел чыршысын бизәү өчен уз куллары белән, күңел җылыларын биреп бик матур гирлянда эшләделәр.
-
"Яңа елга әзерлек" 23.12.2020

-
Всероссийская акция "Новогодние окна" 22.12.2020

"Яңа ел тәрәзәләре" Бөтендөнья акциясе 18 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр онлайн-флешмоб формасында уза. Кушылыгыз!!!
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 21.12.2020

Бөтенроссия әниләр көненә багышланган "Минем яраткан әнием" балалар рәсемнәре район конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Мәктәбебез укучылары да әлеге бәйгедә актив катнашты hәм зур уңышларга иреште.
-
Конституция көне 12.12.2020

Бүген. РФ Конституциясе кйнендә, барлык класслар өчен әңгәмә үткәрелде. класс сәгатьләрендә Конституция турында сөйләделәр, кайчан закон кабул ителде, ул нәрсәләрне гарантияли. Әңгәмә ахырында укучылар барысы бергә РФ гимны башкардылар.
-
"Халыклар музее"на сәяхәт 11.12.2020

Бүген укытучыларыбыз ветеран укытучылар белән бергә Татарстанның Балтач районы Чепья авылында урнашкан "Халыклар дуслыгы" музеена экскурсиягә бардылар. Әлеге музей Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә абруйлы ядкарханәләрдән санала.
Гарифҗан Галиев җитәкләгән "Халыклар дуслыгы" музеендагы экспонатлар белән танышырга бүген инде дөньяның төрле илләреннән-төбәкләреннән киләләр. 26 чит илдән кунаклар кабул иткән алар. Биредә 22 меңнән артык экспонат исәпләнә. 38 телдә язылган истәлеклэр китабы гына да 13 томнан тора! Музейда 10 зал бар, шуның бер залы Бөек Ватан сугышына багышлана. Заманында Гарифҗан абый үзендә сугыштан алып кайткан 133 ядкәр дә биредә урын алган.
Укытучыларыбыз сәяхәттән бик канәгать булып кайттыллар






