МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Әниләребез - кадерлеләребезгә бүләк 07.03.2020

8 март бәйрәме белән котлап әниләребезгә бүләк ясадык.Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга оыгайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең иң кирәге сез.
-
Ягез әле, кызлар! 06.03.2020

Мәктәбебездә 8 март бәйрәменә багышланган "Ягез әле, кызлар!" кичәсе үтте. Кызлар уңганлыкта, җитезлектә көч сынаштылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара 05.03.2020

-
Юнармия сафларына кабул итү 02.03.2020

Бүген мәктәбебезнең тагын 5 укучысын юнармиячеләр сафына кабул иттек.
-
"Без бергә" балалар иҗаты фестивале 27.02.2020

Мәктәбебез укучылары район күләмендә үткәрелгән "Без бергә" балалар иҗаты фестивалендә катнаштылар.
-
Без - булачак солдатлар! 22.02.2020

Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Без - булачак солдатлар" дигән исем астында спорт уеннары үтте
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне 22.02.2020

Халыкара туган тел көне 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 сессия утырышында кабул ителә. 21 февраль көне Халыкара туган тел көне итеп билгеләнә.Мәктәптә Халыкара туган тел көненә багышланган төрле чаралар уздырылды. Китапханәдә күргәзмә оештырылды. 1-9 сыйныфларда класс сәгатьләре уздырылды. Балалар туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм табышмаклар әйттеләр.
-
Терроризмга каршы бергәләп. 19.02.2020

Бүген классларда Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге начальнигы Ахметов Х.Х. катнашында "Терроризмга каршы бергәләп" дигән темага класс сәгатьләре үтте.
-
Котлыйбыз! 19.02.2020

21 февраль–Халыкара туган тел көне уңаеннан Арча шәһәре 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында 2020 елның 19 февралендә районкүләм “Мин яратам сине, Татарстан!” шигырь конкурсы узды. Барлыгы бәйгедә Арча район мәктәпләренең 1-8 сыйныфларыннан 67 укучы катнашты. Алар төрле авторларның туган илгә, туган телгә, Татарстанга багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Мәктәбебез данын 5 класс укучысы Бариев Ф.Н. яклады һәм 3 нче урынны яулады. Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз! Афәрин!
-
Әфган кыңгыраулары 19.02.2020

18 нче февраль көнне әфганчылар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Укучылар белән очрашуга ил чакыргач, дөнья тынычлыгы өчен интернациональ бурычларын үтәргә барып, сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән, ут-ялкын эчендә, яшәү белән үлем арасында көрәшкән ир-егетләребез килде..Алар истәлекләре белән уртаклаштылар, яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.Бүгенге көндә Әфганстан, Чечня фаҗигалары башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булганнарга тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.






