Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
17.05.2016

"Мәдәни көндәлек"кә нәтиҗәләр
17 май көнне мәктәп китапханәчесе Миннебаева Рәмзия 1-4 сыйныфларның "Мәдәни көндәлек"ләренең тотылышына нәтиҗә ясады.Яхшы дип табылган көндәлек ияләренә: Миннебаева Наилә (1 сыйныф), Ахметов Алмаз (1 сыйныф), Асхадуллин Раил (1 сыйныф), Фәйзиева Динә ( 3 сыйныф), Самигуллина Азалия (4 сыйныф) бүләкләр тапшырылды. Шулар арасыннан 3 укучының мәдәни көндәлеге районга җибәрелде.
-
14.05.2016

С 11-15 мая в МБОУ «Апазовская СОШ» прошли мероприятия, посвящённые Дню Семьи. В начальных и средних классах прошёл конкурс рисунков, на которых ребята рисовали свою семью, дом, в котором они живут. Многие дети узнавали про свою родословную, спрашивали у старших членов семьи об их предках. Некоторые ученики подготовили рассказы на тему «Моя семья в годы войны». Ребята с интересом рассказывали о своих родственниках, которые воевали ещё в гражданскую войну, а так же в Великую Отечественную. А в завершении мероприятий мы провели соревнование — конкурс «Папа, мама, я - спортивная семья». И праздник у нас получился семейный, в котором принимали участие не только ребята, но и их родители. И неважно, кто стал победителем в нашем, скорее шуточном состязании, главное, мы почувствовали атмосферу праздника, атмосферу доброжелательности, взаимного уважения и понимания.
-
12.05.2016

"Ышаныч телефоны"
Бүген классларда ышаныч телефоны турында әңгәмәләр үтте. Укучыларга ышыныч телефоннарына кайсы очракта шалтыратып булганы әйтелде. Классларда һәм мәктәптә ышаныч телефоннарының номерлары эленде.
-
10.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап әдәби-музыкаль монтаж
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 71 ел тулды.Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узды. Ләкин, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Укучыларыбызга хәрби-патриотик тәрбия бирү, үткән вакыйгаларны онытмаска кирәклекне җиткерү максатыннан 8 сыйныф укучылары коллективы (кл.җит. Хәертдинова А.З.) Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр.
-
09.05.2016

Нәкыйп Сафин һәйкәленә веноклар салдык
Апаз урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә зур әзерлек эшләре алып барды. Менә алар бүген дә Нәкыйп Сафа улы Сафинның Мирҗәм авылындагы бюсты янында. Барлык батыр сугышчылар истәлегенә, Нәкыйп ага Сафинның батырлыклары истәлегенә веноклар салдык, митингта катнаштык.
-
08.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына митинг
Бүген – Җиңү бәйрәме. 4 ел буе сугыш газаплары кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн. Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңсуланып һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар төзәлми. Менә бүген дә без авыл уртасындагы обелиск янына җыйналдык.Җиңү көннәрендә һәйкәлләргә җан иңәр дә, алар барысы бергә - «Якташлар , безне онытмагыз!» диярләр кебек. Һәлак булган ил уллары безнең хәтердә мәңге яшь булып яшәсен.
-
07.05.2016

Мемориаль такта ачу тантанасы
Апаз урта мәктәбебезнең тарихы бик бай. Тарих эзлэре буйлап китсәк, мәктәбебез белән күп кенә күренекле шәхесләрнең язмышы бәйләнгәнен күрәбез. Шундыйларның берсе - Арча районының Мирҗәм авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улы. Аның да язмышы безнең мәктәпкә барып тоташкан икән. Нәкыйп ага Мирҗәм авылында башлагыч белемне алганнан соң, 1932-1935 елларда Апаз җидееллык мәктәбендә белем алган. 7 май көнне шушы бөек шәхескә “1932-1935 елларда Апаз мәктәбендә укыды” дигән мемориаль такта ачу тантанасы үтте. Тантанада авыл җирлеге башлыгы, күмәк хуҗалыгы җитәкчеләре укучылар, укытучылар, авылдашлары катнашты. Кызганычка карша уллары Данил, Дамир, кызы Роза әлеге тантанада катнаша алмады.
-
06.05.2016

#ПОБЕДНАЯВЕСНА#ҖИҢҮЯЗЫ#ВЕНОК
-
05.05.2016

#ПОБЕДНАЯВЕСНА #ҖИҢҮЯЗЫ#НИКТО НЕ ЗАБЫТ НИЧТО НЕ ЗАБЫТО
-
04.05.2016

Тирә-якны җыештырабыз,бакчада эшлибез
Яз җитү белән күңел тышка ашкына башлый. Мәктәп укучыларының да классларда утырасылары килми. Тик шулай да алда әле имтиханнар көтә, шүңа күрә вакытны дөрес итеп бүлергә тырышабыз: уку белән эшне чиратлаштырабыз.














