Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
25.08.2016

"Үз мәктәбеңә булыш" акциясе
-
17.08.2016

"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына сумкалар тапшыру Апаз урта мәктәбендә булып үтте.
16 август көнне "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына сумкалар тапшыру Апаз урта мәктәбендә булып үтте.Әлеге акция республикабызда күп еллардан бирле дәвам итә һәм сумкалар да елдан-ел авырая бара.Әлеге күңелле чараны бу елны Апаз урта мәктәбе коллективы хыялый сәяхәт итеп оештырды.Булачак беренче сыйныф укучылары мавыктыргыч белем иленең кайбер урыннарына кыска гына вакытка келәм-самолет белән кунакка барып кайттылар. Белем илендә аларны әкият геройлары, күңелле ял чаралары, остаханәләр көтте.Булачак укучылар бик сәләтле, булдыклы икәннәрен күрсәттеләр.
-
01.07.2016

1 июль көнне Апаз урта мәктәбендә спорт мәйданчыгы ачылды.
Халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту өчен нинди генә чаралар күрелми хәзер. Менә Апаз мәктәбе укучылары, авыл яшьләре өчен бөтен шартлары булдырылган спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды.Үзенә күрә бәйрәмгә әверелгән чарага авыл халкы, укытучылар, балалар, авыл яшьләре, кунаклар килгән иде.
- Мәйданчык бик ошады.Без монда дуслар белән бергәләшеп, күңелле итеп уйнаячакбыз, – диделәр мәйданчыкта мәш килеп волейбол уйнаучы кызлар беравыздан.Күптән көтелгән бу вакыйгага без бик шат. Бик зур рәхмәт шушы спорт мәйданчыгын бүләк иткән республика, район җитәкчеләренә, хөкүмәтебезгә. Балаларыбыз мәйданчыкта үзләрен физик яктан ныгыта алачаклар.
-
23.06.2016

SaMоSтоятельные дети
СМС дети отряда «Искра» провели акцию «Будь здоровым! Танцуй!»
-
20.06.2016

Лагерьда Сабантуй
Менә мәктәп яны лагерының соңгы көннәре дә килеп җитте. Һәр елдагыча мәктәп яны лагеры укучылар өчен кызыклы да, күңелле дә үтте. Ә менә бүген аларның көтеп алган Сабантуйлары.
-
11.06.2016 Бүген лагерьда Россия көненә багышланган чаралар үтә.

Укучыларга Россия көне буларак билгеләп үтелә торган бәйрәм тарихы турында презентацияләр күрсәтелде, соңыннан мәктәп яны спорт мәйданчыгында күңелле стартлар үткәрелде.
-
10.06.2016 Ялыбызның 10нчы көне...

Лагерьда һәр иртә физик күнегүләрдән башлана."Безгә лагерьда ошый. – Монда кызык һәм бик күңелле, ә пешекчеләр шундый тәмле ризыклар әзерлиләр – телне йотарлык", – диләр балалар.
-
09.06.2016 Лагерь дәвам итә...

Мәктәп яны лагеры үз эшен дәвам итә.Иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать өченче яртыга кадәр укучылар төрле экскурсияләргә йөриләр, ял итәләр, ике тапкыр тукланалар. Лагерьларда күпчелек чаралар хәрби-патриотик, физик тәрбия һәм сәламәтлек, экология-биология, сәнгать-эстетика белән бәйле. Укучылар чараларда бик теләп катнашалар.
-
07.06.2016

"Көчлеләр, җитезләр, зирәкләр"
Җәйге мәктәп яны лагеры үз эшен дәвам итә. Укучылар бик теләп йөриләр, чөнки алар өчен тәрбияче апалары бик күп кызыклы уеннар, ярышлар әзерли.Ә повар апалары тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый.
-
05.06.2016

... яше-карты сабантуй мәйданында шау-гөр килеп бәйрәм итә.














