Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
19.09.2016

Республиканская акция "Поделись улыбкой"
-
16.09.2016 "Иътибар, балалар!" айлыгы кысаларында класс сәгатьләре

Сентябрь ае дәвамында укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, мәктәпкә килү өчен куркынычсыз юл маршрутлары аңлатылды.1 сыйныфлар өчен участок инспекторы Хисамиев Л.А.юл йөрү кагыйдәләрен, махсус утыргычлар турында аңлатып, кулга тагу өчен махсус җайланмалар бүләк итте.
-
16.09.2016

Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” н тапшыру тантанасы 16 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасы үткәрелде. Мәктәп китапханәчесе Миннебаева Р.Г. көндәлеккә аңлатма бирде, аны тутыру тәртибе белән таныштырды.Ул көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәге турында сөйләде.
-
15.09.2016 Мәктәп укучылары өчен өч томдагы “Без бит – Арча яклары” хрестоматиясе дөнья күрде

1–4нче, 5–8нче, 9–11нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан яңа хрестоматия дөнья күрде. Өч томдагы “Без бит – Арча яклары” дигән бу җыентыкта Габдулла Тукайдан башлап Арча төбәгеннән чыккан барлык әдипләр, алар белән беррәттән әдәбият мәйданына әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре тупланган.15 сентябрь көнне әле китапларны тәкъдир итү кичәсе булды.Әлеге чарада Апаз урта мәктәбенең сәнгатьле сөйләүче укучылары һәм укытучылары катнашты.
-
13.09.2016 Мәрхәмәтлек атналыгы кысаларында чаралар дәвам итә

Уку елы башыннан тимурчылык эше дә җанландырып җибәрелде.Мәрхәмәтлек атналыгы кысаларында укучыларыбыз бик күп мәрхәмәтле эшләрдә катнаштылар, шул исәптән ялгыз калган әби-бабайларга, хезмәт һәм тыл ветераннарына да.Укучыларыбыз аларга көзге бакча эшләрендә,өйдәге эшләрендә булыштылар.
-
08.09.2016

Көзге мәрхәмәтлек атнасы дәвам итә
Бүген "Тормыш мәрхәмәтле эшләр өчен бирелгән" өндәмәсе астында шигырь укучылар конкурсы булды Анда мәктәп укучылары үзләре иҗат иткән һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
07.09.2016

"Игътибар, балалар!" айлыгы кысаларында класс сәгатьләре
Бүген классларда "Игътибар, балалар!" айлыгы кысаларында класс сәгатьләре үткәрелде.
-
05.09.2016

Мәрхәмәтле эшләр атналыгына старт
5 сентябрьдән Республикабызда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды.
-
03.09.2016 3 сентября - День солидарности в борьбе с терроризмом!

Ежегодно 3 сентября в России отмечается День солидарности в борьбе с терроризмом. Эта памятная дата России была установлена в 2005 году федеральным законом «О днях воинской славы России» и связана с трагическими событиями в Беслане (Северная Осетия, 1—3 сентября 2004 года), когда боевики захватили одну из городских школ. В результате теракта в школе № 1 погибли более трехсот человек, среди них более 150 детей. Сегодня и в нашей школе прошли мероприятия, посвященные этой дате.
-
01.09.2016

1 сентябрь - Белем бәйрәме!
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.














