Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 242 |
| У нас учат: | 31 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Балалар белән шигырь ятлау 19.11.2020

Безнең эмоциональ кичерешләребез хәтеребездә бик озакка уелып кала. Ләкин интеллектуаль хәтеребездә истә калдыру авыррак.
Балалар белән шигырьләрне ятлау-аеруча авыр эш. Тик, бераз вакыт узгач, ятланган әсәр баштан “чыгып оча”. Әмма, эмоциональ һәм интеллектуаль хәтерләрне берьюлы кулланып карарга була. Мәсәлән, шигырь ятлауны бала өчен файдалы да кызыклы да уенга әйләндерергә мөмкин. Без биргән берничә киңәшкә таянып эшләсәгез, сез балага шигырьнең эчтәлеген истә калдырырга да, эмоциональ кичерергә дә ярдәм итәрсез.Беренче киңәш.
Сайланган шигырьне балага үзегез берничә тапкыр төрле интонацияләр белән укыгыз.Укып чыккач, балага әсәрнең эчтәлеге нинди кәеф, кичерешләр белән сугарылганын әйтергә тәкъдим итегез. Әсәр нинди кәеф, кичерешләр белән язылырга мөмкин? Шуны аңлатыгыз. Мәсәлән: тантаналы, боек, күңелле, шат, усал һ.б. Бу эш балага әсәрдәге ситуацияләрне аңларга, автор белән бергә шул ук кичерешләрне тоярга ярдәм итә. Болай эшләгәндә шигырь бер-ике кабатлаудан истә кала.
Икенче киңәш.
Яңа ятланган текстны хәтердә ныгыту өчен текстны төрле тон, интонация белән уку яхшы нәтиҗә бирә. Шигырьне укуны Сез билгеле бер тон белән башлагыз, балагыз Сез тәкъдим иткән тон белән дәвам итсен. Берничә тапкыр укыгыз, Һәм һәр укыган саен интонациягезне үзгәртеп укыгыз. Ә балагыз Сез башлаган иннтонация белән дәвам итсен. Р. Сефа “Чудо” шигырен укып күрсәтегез. Балагыздан һәр укылган юл эчтәлегенә туры килешле мимика күрсәтүен сорагыз. Мәсәлән, “Ты ещё не видел чуда?”. Сорау җөмлә. Бала кашларын күтәрә, аптыраган, шаккаткан булып күрсәтә.
-
Хороводные игры 18.11.2020

Любой детский хоровод, будь он праздничным или игровым, являясь частью детского фольклора, способствует формированию личности ребенка, а также становлению его характера. Он учит малыша проявлять свои эмоции, творческие способности и фантазию. Детские танцы- хороводы направлены на обучение ребенка дружбе и взаимодействию со сверстниками, соблюдению установленных игрой правил, а также на его гармоничное духовное и физическое развитие.
-
Дидактик уеннар уйнагыз! 17.11.2020

Балалар бакчасының төп бурычы - баланы рухи һәм физик яктан сәламәт итеп үстерү. Шулай ук аның уйлау-фикерләү процессларын гамәлгә кертү дә бик мөһим. Моның өчен дидактик уеннар куллану дөрес, чөнки дидактик уен аша балалар уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга өйрәнә. Дидактик уеннар аша туплаган күнекмәләрне, гадәтләрне, белемнәрне балалар көнкурештә рәхәтләнеп куллана алалар.
-
Результаты конкурса «Нәни Сөмбелә” 16.11.2020

В октябре прошел районный конкурс детского творчества среди воспитанников детских садов Арского муниципального района “Нәни Сөмбелә”. По итогом конкурса воспитанницы подготовительной группы Шигабиева Ясмина и Фархуллина Амина были удостоены ГРАН-ПРИ.
Поздравляем их!!!
-
Балалар бакчасында уеннарның әһәмияте 13.11.2020

Мәктәпкәчә тәрбия учреңдениеләренең төп брычы балаларны рухи яктан бай, әхлаклы итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар. Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик усешенэ ярдәм итә. Алай гына да тугел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдэмендэ бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып усэ. Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Кыскасы, педагоглар тарафыннан дөрес юнәлеш бирелгәндә, уен, балаларны акыл һәм физик яктан дөрес тәрбияләүгә, бер үк вакытта аларны тормышка әзерләүгә дә ярдәм итә.
-
Почему руки должны быть чистыми? 12.11.2020

Сегодня в средней группе №1 прошла познавательная беседа на тему «Почему руки должны быть чистыми?». В ходе беседы дети вспомнили, как правильно и в какой последовательности нужно мыть руки. Так же познакомились со свойствами мыла, прочитали сказку про грязные руки. В завершении беседы ребята пошли мыть руки, ведь чистота - залог здоровья.
-
Уйный – уйный үсәбез 11.11.2020

Уеннар бит балалар!
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә,
Йөрәкләргә көч бирә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – җырлы-биюле уеннар. Бала тормышын музыкаль уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Җырлы-биюле уеннар вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Җырлы-биюле уеннар – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып уйналган җырлы-биюле уеннар балаларның күңелләрендә нәфислек, матурлык тойгысы уята. Җырлы-биюле уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык хисе кичерү, күмәк биюләр башкару балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә. Уртанчылар төркеме балалары мондый уеннарны аеруча яратып башкаралар. Аларда уен барышында рухи күтәренкелек туа, төрле эшчәнлеккә активлыклары артып китә.
-
Чистые ручки – путь к нашему здоровью 10.11.2020

Каждого ребенка с детства необходимо приучить к навыкам личной гигиены. И первый из этих навыков призывает мыть руки перед едой. И не только перед едой, а также после нее, после посещения туалета, улицы, общественного транспорта, контакта с домашними и тем более бродячими животными. Существует целая категория заболеваний, именуемая «болезни грязных рук». Ведь именно на грязных руках с преогромным удовольствием живут и размножаются микроорганизмы, среди которых есть и болезнетворные. Попадая с поверхности кожи в человеческий организм, они могут спровоцировать недуг. Дети младшей группы №4 соблюдают и выполняют культурно-гигиенические навыки. Воспитанники понимают необходимость содержания своего тела в чистоте и бережного отношения к своему здоровью.
-
«Юные пожарные» 09.11.2020

Квест - игра направлена на способствование формированию основ по сохранению жизни и здоровья при пожароопасных ситуациях и использование экстренной мобильной службы в случае прямой опасности. Основным видом деятельности детей является игра, поэтому логично знакомить детей с профессией пожарного, правилами поведения в чрезвычайных ситуациях через игровую деятельность. Где, как ни в игре, ребенок может полнее раскрыть себя, почувствовать свою самостоятельность, а главное поупражняться в тех действиях и стиле поведения с окружающими, которые в дальнейшем ему очень пригодятся. В ходе игры формируются основы по самостоятельной ответственности в действиях с пожароопасными предметами и при пожароопасных ситуациях, автоматизируются навыки безопасного поведения при возникновении пожароопасной ситуации, знанию телефонов экстренной службы, способности предвидеть опасные ситуации, по возможности избегать их, при необходимости – действовать, воспитываются чувства взаимопомощи и товарищества.
-
03.11.2020

Тиздән Халыкара Әниләр көне. Безнең бакчада бу бәйрәмгә әзерләнү башланды. 11 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген әниләргә багышлап сөйләр өчен шигырьләр сайладылар, матур җырлар, биюләр өйрәнә башладылар. Балаларга аеруча «Әниемнең җылы кочагы» дигән җыр ошады.










