Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
"Урман кагыйдәләре" 06.04.2015

5 нче сыйныфта "Урман кагыйдәләре" темасына әңгәмә үткәрелде. Укучылар урман байлыклары, үзеңне тоту тәртипләре турында искә төшерделәр.
-
Кладезь знаний 06.04.2015

Мәктәбебез укучылары төрле конкурсларда катнашып торалар. Шул конкурслар арасында "Кладезь знаний"ның математика буенча конкурсында укучыларыбыз 1 урыннарны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Компьютеры, информатика, технологии 06.04.2015

Укучыларыбыз информатика буенча КИТ конкурсында катнашып матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аларга сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
3нче апрель көнне мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә үткәрелде. 04.04.2015

Сәләтле һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эш, III чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар, ФГОС буенча төп укыту программасын төзү турында укытучылар, класс җитәкчеләре, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм мәктәп директоры чыгыш ясады. 9 нчы сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерлеге мәсьәләсе дә каралды. Имтиханнарга әзерләүче укытучылар үз эшләренә анализ ясадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Педагогик киңәшмәдә укучыларның дәресләргә йөреше, хокук бозуларны кисәтү, әти-әниләр белән эшчәнлек турында да сөйләшенде, нәтиҗәләр ясалды.
-
“Бөек Җиңү юллары” дип аталган рәсемнәр һәм плакатлар конкурсында II урын 04.04.2015

6 класс укучысы Степанова Алинә (җитәкчесе Э.В.Абдуллина) “Арча мәрхәмәтлелек үзәге” тарафыннан “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы”на багышлап үткәргән “Бөек Җиңү юллары” дип аталган рәсемнәр һәм плакатлар конкурсында II урын алды һәм 3D картина белән бүләкләнде. Әфәрин, Алинә! Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
“Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык” 03.04.2015

Cәрдәбаш башлангыч мәктәбендә әниләр катнашында “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык” дип исемләнгән кичә булды. Балалар укуның авыр, ләкин бик кирәкле эш икәнлегенә кичә барышында тагын бер кабат ышандылар.
-
Без –кошларның дуслары. 02.04.2015

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары кошларны якты йөз белән каршы алалар. “Без –кошларның дуслары. Алар моны белеп, безне дә мактап сайрарлар әле”,-дип, шатланыша алар.
-
1 апрель – Көлке көне 01.04.2015

Язгы каникулдан соң укучыларыбыз яңа көч белән мәктәбебезгә ашыкты. Укучыларны һәм укытучыларны ишектән үк 9 сыйныф укучылары каршы алдылар. Мәктәпкә бары тик аларның биремнәрен үтәгәч кенә керергә мөмкин булды. Ә биремнәр кызыклы һәм күптөрле иде. Мәктәбебездә 1 апрель – Көлке көне шулай башланды. Һәр кабинет ишегенә кызыклы рәсемнәр, сораулар эленгән иде.
-
“Иң шаян укучы” 01.04.2015

9 нчы класс укучылары 1 апрель көне уңаеннан “Көлкеле тамаша” үткәрделәр. Һәр тәнәфестә укучылар өчен кызыклы уеннар үткәрелде. Биремнәрне үтәгән укучыларга смайликлар өләшенде. Көн ахырында шулар буенча мәктәбебезнең “Иң шаян укучы”сы билгеләнде. Бу исемгә 32 смайлик җыйган Яруллина Эльмира лаек булды
-
Сингапур укулары 26.03.2015

25 март көнне Носы мәктәбе укытучылары Сингапур укуларының икенче этабында булып кайттылар.

















