Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 15.04.2015 Башлангыч класс укучылары дәресләрдән соң, мәктәп китапханәсендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, сугыш һәм Җиңү турында китаплар укыдылар, газета материаллары белән таныштылар. Авылыбызның сугыш ветераннары турында мәгълүмат алдылар.

-
Молодежное движение 14.04.2015

Укучыларыбыз "Молодежное движение" математика конкурсыннан 1,2 һәм 3 дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар. Уңышлар телибез.
-
“Кеше Галәмдә” 13.04.2015

12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан мәктәбебездә “Кеше Галәмдә” дип исемләнгән телдән журнал үтте. Укучыларны космосны өйрәнү тарихы бик кызыксындырды. Кичә барышында укучылар бик күп сораулар бирделәр, фикер алышуда теләп катнаштылар.
-
Космонавтика көненә багышланган дәрес – конференция. 13.04.2015

Лена Ильясовна 9 класс укучылары белән космонавтика көненә багышланган дәрес – конференция үткәрде. Укучылар космик пространствоны өйрәнүдә физика фәненең уңышлары турында фикер алыштылар. Космик техниканы булдыру һәм сынау өлкәсендә татар инженерларының да өлешләре турында сөйләштеләр. Дәрес әйләнә – тирәлектә баручы күренешләрне аңлауга этәргеч бирде.
-
Педагог - оештыручылар семинары 11.04.2015

9 нчы апрель көнне, Түбән Аты төп гомуми белем бирү мәктәбендә, педагог - оештыручылар семинары булды. Әлеге семинар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында ”Сугыш кайтавазы” дип исемләнгән кичә белән башланып китте. Очрашуның икенче өлешендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган ”Светофор-шоу” күрсәттеләр. Укучыларның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Сәлам фронттан 10.04.2015

“Казан арты” тарих-этнография музее үткәргән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сәлам фронттан!” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясендә катнашканы өчен мәктәпнең математика укытучысы Абдуллин Раушан Ринатович һәм Абдуллина Эльмира Валерьевна диплом белән бүләкләнделәр.
-
Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә 09.04.2015

Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә укучыларның һәм студентларның VIII муниципаль фәнни-практик конференциясе булды. Анда безнең укучыларыбыз да катнашып уңышлы чыгыш ясады. Латыйпова Чулпан (җитәкчесе Л. И. Григорьева) II дәрәҗә диплом, Усманов Азат (җитәкчесе Э. В. Абдуллина) III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Загидуллина Инзилә (җитәкчесе Г. Б. Мостафина) “Экологик культура” номинациясендә җиңү яулады.
-
“Чистый город” 09.04.2015

Романова Алия (җитәкчесе Г. Б. Мостафина) “Чистый город” дип исемләнгән регионара экологик плакатлар конкурсының “Учебно – исследовательская работа» номинациясендә катнашты.
-
Дополнительная работа с учащимися. 07.04.2015

-
«Русский медвежонок» 06.04.2015


















