Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 ( 283 ) 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Марш добра 27.04.2015

В рамках акции «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел» 27 апреля все учащиеся МБОУ «Нусинская ООШ» написали письма в прошлое, членам своих семей, принимавшим участие в событиях, связанных с Великой Отечественной войной 1941-1945 годов. Организовали добровольческую акцию «Марш добра» в форме митинга.
-
1-3 класс укучылары ... 27.04.2015

Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 1-3 класс укучылар Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыренә иллюстрация тәкъдим иттеләр. Үзләренең иҗат эшләрен бик үзенчәлекле итеп якладылар. Аларның чыгышы тамашачыларда елмаю, соклану уятты.
-
5 нче класс укучылары 27.04.2015 Татар теле һәм әдәбияты атналыгында укучылар актив катнашалар. 5 нче класс укучылары Г.Тукай иҗатына булган җылы хисләрен үзләренең иҗат эшләре аркылы күрсәттеләр. Алар аның шигырьләренә коллаж ясадылар. Иҗат эшләренә бәяне шагыйрьнең шигырьләре ярдәмендә җиткерделәр. Укучылар “Пар ат”, “Туган тел”, “Туган авыл” шигырьләрен яттан сөйләделәр.

-
6 нчы класс укучылары ... 27.04.2015 Габдулла Тукай иҗатына булган мәхәббәт 6 нчы класс укучыларының иҗади эшләрендә урын алган. Иҗади эшнең үзәгендә бөек шагыйрьнең портреты урнашкан, аның тирәсендә шагыйрьнең төрле әсәрләре геройлары. Монда Габдулла Тукайның “Кәҗә белән Сарыгы”н да, “Гали белән Кәҗә”сен дә, “Шүрәле”сен дә, “Бала белән күбәләг”ен дә, “Шаян песи”ен дә, “Кызыклы шәкерт”ен дә, “Су анасы”н да, “Пар ат”ын да, “Сабыйга” шигыренең геройларын да күрергә мөмкин.

-
7 класс укучылары ... 27.04.2015 7 класс укучылары Габдулла Тукайның иҗатын яратып өйрәнәләр. Алар бөек якашыбызның тормышына һәм иҗатына багышланган кроссворд тәкъдим иттеләр. Кроссвордның сораулары кызыклы иде. Тамашачылар бу сорауларга бик теләп җавап бирделәр.

-
Без - Тукай якташлары! 27.04.2015 Иң хыялый, иҗади класс – 8 класслар. “Без - Тукай якташлары!” – диделәр алар, горурланып һәм к авазына башланган сүзләрдән кызыклы әкият тәкъдим иттеләр. Кәрим белән кара карлыган кебек карганың маҗараларын кызыксынып тыңладык, рәхәтләнеп көлдек!

-
9 класс укучылары ... 27.04.2015 9 класс укучылары Габдулла Тукай турында булган белемнәрне тирәнәйтү максатыннан викторина үткәрделәр. Викторина сораулары шагыйрьнең тормыш юлы буйлап төзелгән иде. Мәктәбебез укучылары сорауларга бик теләп җаваплар эзләделәр.

-
2-4 класс укучылары ... 27.04.2015 Татар теле әдәбияты атналыгы кысаларында 2-4 класс укучылары Г.Тукайның “Су анасы” әкиятенә иллюстрация ясадылар. Мәктәп укучылары каршында үзләренең иҗади эшләрен якладылар.

-
Язгы матур бер көн ... 27.04.2015

Язгы матур бер көн. Табигать әкрен генә кышкы йокысыннан уянып килә. Күктән алсу нурларын сибеп кояш елмая. Бөтен җирдә яз шатлыгы. Шундый матур язгы көндә башлангыч сыйныф укучылары табигатькә экскурсиягә чыктылар. Беренче чәчәкләрне, гүләп аккан ташуны, салкын сулы чишмәләрне, бөреләнеп утыручы агачларны, яшелләнеп килүче җир өстен, җырчы кошларны күзәттеләр.
-
Мониторинг ... 27.04.2015

27 нче апрель көнне 4 нче класс укучылары белем дәрәҗәсен билгеләү буенча мониторинг үттеләр. Әйләнә-тирә фәненнән йомгаклау эше эшләделәр.

















