Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Профсоюз ярышлары 30.12.2024

Бүген мәктәбебездә шашка һәм шахмат уеннары буенча профсоюз әгъзалары арасында ярышлар булып узды.
-
“Коррупциягә “Юк!” диик” 28.12.2024

“Коррупциягә “Юк!” диик” республика конкурсының район этабында призер булган 8 нче класс укучылары Самигуллина И., Петрова Ю., Николаева Р. Арча районы покуратурасында бүләкләнү тантасында булып кайттылар. Афәрин, укучылар! Сезгә алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын!
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2024

Яңа ел һәр кешенең дә зарыгып көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Носы төп мәктәбендә Яңа ел бәйрәме күңелле узды. Укучылар бәйрәмгә бик җаваплы әзерләнде. Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килгән иде.Алар балаларга укуларында уңышлар,гаилә бәхете,сәламәтлек теләде. Барлык сыйныф укучылары да үзләренең җыр-моңа,биюгә осталыкларын күрсәтте. Һәр сыйныф үзләренең әзерләгән номерларын чын күңелдән башкарды. Бәйрәм киче җыр-бию, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Концерттан сон яшьләр өчен дискотека булды.
Кадерле, дуслар! Барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән котлыйм. Киләсе ел бары тик яхшы хәбәрләр,уңышлар гына алып килсен. Бәйрәмегез мөбәрәк, дөньяларыбыз тыныч, эшләрегез уң булсын. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, саулык-сәләмәтлек, шатлык алып килсен. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек 25.12.2024

Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек актив темпта бара. Классларны, коридорларны укучылар чыршы бизәгеч уенчыклар белән бизәделәр. Класс- кабинетларга, коридорга бәйрәм төсе керде. Укучыларыбыз дәресләрдән соң “Яңа ел бәйрәме”нә газеталар чыгардылар, күмәк биюләр, җырлар өйрәнделәр.
-
“Туган телем – иркә гөлем” 23.12.2024

6 нчы сыйныфта “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән чара үтте. Укучылар туган тел турында язучыларыбызның шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, тел турында мәкальләр әйтештеләр, туган тел турында канатлы сүзләрне дәвам иттеләр.
-
Конструкцияләү бала өчен – яраткан шөгыль. 20.12.2024

Һәрбер баланың үзе яраткан шөгыле була. 4 нче сыйныф укучысы Хасанов К. конструкцияләү белән кызыксына. Укучының эшләреннән күргәзмә оештырылды һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен мастер класс үткәрде.Конструкцияләү бала өчен – иң табигый һәм яраткан шөгыль. Аны җыю барышында ул уйный да, шулай ук аның зурлар кебек төзергә, корырга омтылышы да чагылыш таба. Конструктор – баланың кул моторикасын, фикер йөртү, хәтер, фантазияләү сәләтен үстерергә ярдәм итә.
Одним из наиболее естественных для ребенка и любимых им занятий, является конструирование, то есть создание из отдельных элементов чего-то целого. Конструктивная деятельность совершенствует мелкую моторику — движения рук становятся быстрыми и ловкими, пространственное мышление, творческие способности, формирует у ребёнка самостоятельность, стремление к достижению цели, креативность, воспитывает эстетические чувства. Ученик 4 класса Хасанов К. организовал выставку по своим работам.
-
Яңа ел бүләкләре. 19.12.2024

Яңа ел бәйрәмен һәр бала көтеп ала. Бу сихри бәйрәмдә аларның барысы да бүләкләр, матур тамашалар, могҗиза көтә. Ел саен мәгариф бүлеге мәктәп укучылары өчен татлы бүләкләр әзерләп өләшә. Быел да укучылар матур, татлы, шәп бүләкләр алдылар.
-
Каникулга китаплар 19.12.2024

Китапханәче Галимуллина Л. Р. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучыларына кышкы каникулларда уку өчен яңа матур китаплар алып килде.
-
Кошлар ашханәсе 18.12.2024

Бүген Сәрдәбаш мәктәбенең “Яшь экологлары” белән бергә “Кышлаучы кошлар”темасына әңгәмә үткәрдек. Кыш көне кошларга ничек ярдәм итеп була икәнен искә төшердек. Кошлар темасына табышмаклар чиштек, иллюстрацияләр карадык, төрле дидактик һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадык. «Кышлаучы кошлар өчен җимлекләр әзерлибез» акциясе игълан ителгән иде. “Яшь экологлар” җимлекләрне мәктәп янында үсүче агачларга һәм куакларга элеп куйдылар.
-
Идел буе федераль округы төбәкләре. Пермь 16.12.2024

Бүген 8 нче класста “Идел буе федераль округы төбәкләре. Пермь”дигән темага класс сәгате үтте. Күрше төбәкнең башкаласы 2025 елда Россиянең төп яшьләр шәһәре булырга мөмкин. Пермь-Идел буе федераль округының сайлап алуның берничә этабыннан соң биш финалист арасында булган бердәнбер шәһәр. Пермь өлкәсе-бай тарих һәм мәдәният, җитди сәнәгать һәм инновацион потенциалы булган медицина үсеш алган төбәк.Төбәктә инвестиияләр актив җәлеп ителә, яңа югары технологияле җитештерү корылмалары ачыла, перспективалы бизнес өлкәләре өчен шартлар тудырыла. Шәһәрдә барлык мөмкинлекләр дә бар, шул исәптән яңартылган Яшьләр йорты, ул яшьләр мәдәниятен үстерү үзәгенә һәм актив яшь пермякларны җәлеп итү ноктасына әверелә. Пермьдә яшьләр белән эшләү системасы төзелә һәм камилләштерелә. Анда даими рәвештә яшьләр үз проектларын тәкъдим итә. Шулай ук коммерциячел булмаган оешмалар өчен субсидияләр конкурсы үткәрелә. Күренекле нәтиҗәләр өчен укучылар ел саен «Пермь 20×20» һәм «Алтын резерв» шәһәр башлыгы премияләрен ала. Шәһәр хакимияте яшь пермякларның шәһәрдән алып федераль дәрәҗәгә кадәр төрле форумнарда һәм фестивальләрдә катнашуын стимуллаштыра.
















