Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
«Посвящение в пятиклассники» 19.11.2024

В ноябре в нашей школе проходит особое торжественное мероприятие для учащихся 5 класса «Посвящение в пятиклассники». Пятый класс – особенный класс! Наши пятиклассники вышли за порог начальной школы и уже стараются вливаться в ритм жизни среднего звена! На празднике пятиклассники отправились в путешествие по школе. Путешествие началось со станции «Детство», где они встретились с первыми учителями. Далее познакомились с предметами «Химия» и «Физика». Рисовали портрет класса и узнали, как работает библиотека. Ребята дали клятву достойно пронести звание «ПЯТИКЛАССНИК» до конца учебного года.
“Мәктәп кагыйдәләрен өйрәнү”
5 класс укучылары мәктәп кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичәдә катнаштылар.Балалар “5 класс укучысы” дәрәҗәсенә тап төшермәскә сүз бирделәр.
-
Неделя психологии 18.11.2024

В нашей школе началась неделя психологии. 18 ноября в рамках недели психологии была проведено игровое занятие с учащимися 6 класса для развития навыков жизнестойкости. Цель мероприятия: расширить знания учащихся о взаимоотношениях людей и дружбе, воспитывать у учащихся умение дружить и развивать умение аргументировать свою точку зрения.
На занятии ребята выполнили упражнения на сплоченность, приняли участие в подвижных играх, конкурсах и творческих заданиях. Упражнение «Ищу друга» помогло учащимся определиться с теми качествами, которые они хотели бы иметь у своего друга. Мероприятие прошло живо, с хорошей активностью и высоким познавательным интересом.
-
Финикия диңгезчеләре 16.11.2024

Тарих-география атналыгы кысаларында 5 нче класста “Финикия диңгезчеләре” темасына ачык дәрес үтте. Укучылар дәрестә илнең географик урыны һәм табигый шартлары үзенчәлекләрен ачыкладылар, ил халкының төп шөгыльләрен һәм финикиялеләрнең дөнья цивилизациясенә керткән яңалыкларын белделәр, яңа терминнар белән таныштылар, атлас буенча уңышлы эш алып бардылар, дәреслек текстын анализлап, төрле чыганаклардан мәгълүмат алырга һәм анализларга өйрәнделәр. Дәрестә технологик алымнар да уңышлы файдаланылды. Укучылар бик кызыксынып, теләп катнаштылар. Дәрес укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән иде.
-
Единый день безопасности дорожного движения 15.11.2024

Сегодня в нашей школе в рамках «Единого дня безопасности дорожного движения» прошли мероприятия. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в интеллектуальной викторине «Будьте осторожны на дороге!»
-
Ил законын бел һәм сакла! 15.11.2024

Тарих-география атналыгы кысаларында 7-9 класс укучылары арасында “Ил законын бел һәм сакла!" дигән хокукый-интеллектуаль уен үткәрелде. Уенның максаты РФ Конституциясе турында күзаллау формалаштыру, Конституциянең төп бүлекләрен өйрәнү, кешенең төп хокуклары белән танышу. Уенда “Единая Россия” һәм “Патриот” командалары үзара көч сынашты. Уенда иң күп балл җыеп “Патриот” командасы җиңеп чыкты.
-
“Своя игра” 14.11.2024

Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту, активлык, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан 14 нче ноябрь көнне 7 нче класс укучылары белән “Своя игра” викторинасы үткәрелде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча үз белемнәрен сынадылар.
-
Мастер класс 14.11.2024

14 нче ноябрь көнне тарих – география атналыгы кысаларында 7 класста “Океаннар” дигән темага мастер класс үткәрелде. Мастер класс вакытында укучылар төрле географик чыганаклар белән эшләделәр. Яңа мәгълүматлар алдылар. Дәрес барышында төрле эш алымнары кулланылды. Дәрес бик эшлекле үтте.
-
Пушкин картасы кулланып 13.11.2024

13 нче ноябрь көнне Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы хезмәткәрләре Носы төп мәктәбендә «Халык һөнәрчелеге» темасына күргәзмә оештырдылар. Укучылар белән һөнәрчелек төрләре турында әңгәмә уткәрделәр. Укучылар Пушкин картасы кулланып «Күн мозаикасы» темасына мастер-класста катнаштылар. Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да эшлекле очрашулар көтеп калабыз.
-
Тарих – география атналыгы кысаларында “Гаилә – җылы учак” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате уткәрелде. 13.11.2024

Татарстан Республикасында да, Россиядә дә 2024 нче ел –гаилә елы дип игълан ителде, чөнки гаиләне дәүләтнең нигезе диләр. Гаилә нык булса, дәүләттә нык була. Гаилә кеше тормышында иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул- әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаилә дип санала, анда һәр гаилә узен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Матур гаилә кору, анда бер –береңә ярдәмләшеп яшәү-һәрберебезнең изге бурычы.
-
“Без коррупциягә каршы!“ 12.11.2024

12 ноябрь көнне тарих-география атналыгы кысаларында 7 нче сыйныфларда “Без коррупциягә каршы!“ дигән тема астында сыйныф сәгате узды. Максаты коррупция турындагы төшенчәне ачыклау, коррупциягә каршы гражданлык позициясен тәрбияләүгә ярдәм итү иде. Класс сәгате барышында укучыларга «Без коррупциягә каршы» дигән презентация күрсәтелде. Дәрес азагында рефлексия үткәрелде: сыйныф сәгате темасына туры китереп мәкальләрнең мәгънәсен аңлату: "Акча сөйләгән җирдә гаделлек йоклый!", "Кем судьяларны сатып ала, шул гаделлекне сата!", "Намуслы яшәсәң, бөтен бәла-каза үтә!", "Намуслылык - иң яхшы гадә" Укучылар төрле сорауларга җавап бирделәр. Дәрестә балалар коррупциянең нәрсә булуы һәм аның барлыкка килү сәбәпләре турында мөстәкыйль нәтиҗәләр ясадылар. Ә иң мөһиме коррупциягә каршы кагыйдәләр белән таныштылар.
















