Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Выпускной бал. 23.06.2016

Бүген 11 класс укучылары әти- әниләре, класс җитәкчеләре белән Арча шәһәрендә үткәрелгән "Выпускной бал" га бардылар. Бәйрәм тантанасы укучыларга бик ошады.
-
Мәктәп ачылу тантанасы. 22.06.2016

Бүген капиталь ремонттан соң, мәктәбебез ачылу тантанасы булды. Бәйрәм тантанасына Татарстан Республикасының премьер министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев килделәр. Мәктәбебез ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде.36 еллык тарихы булган мәктәбебезнең заманча үзгәртелүенә һәр әти-әни, укытучы, укучы сөенә. Иң зур рәхмәтләребезне президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннехановка, район җитәкчелегенә, КСМ ширкәте җитәкчесе Рафаэль Әдһәм улына, төзүчеләргә җиткерәбез, эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.
-
Флешмоб 22.06.2016

Мәктәбебездә "СМС- дети" проектының чираттагы "Будь здоровым! Танцуй" дип исемләнгән акциясе узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланды. Укучылар авылдашларыбызга буклетлар тараттылар. Соңыннан флешмоб уздырылды.
-
Дару үләннәре җыяр чак. 14.06.2016 Бүген аптекаларда нинди генә төрле дару юк! Әмма буыннан-буынга күчеп килгән халык медицинасы рецептларын да отырга ярамый. Дару үләннәре шуның иң киң таралганы. Белеп кулланганда — «үлән генә» димәгез! Кайбер төрләренең яфрагы, тамыры, орлыгы дару сыйфатында кулланыла. Шуңа күрә җәй айларында аларны җыеп, киптереп кую кирәк. Җыеп куясың да кыш буе эчәсең. Сәламәт вакытта уйламыйсың да. Ә менә авырып китсәң, эзләнә башлыйсың. Дару үләннәренең һәм агач-куакларның барысы да диярлек таныш, алар йорт тирәләрендә, басу-кырларда, елга буйларында, урман-болыннарда үсә.

-
12 июнь- Россия көне. 12.06.2016

Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Безнең көч – бердәмлектә.Барыгызга да исәнлек-саулык, барлык якты хыялларгызның тормышка ашуын телибез. Илебездә һәрчак тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү булсын.
-
Бердәм дәүләт имтиханнары. 08.06.2016 Бүген 11 сыйныф укучылары җәмгыять белеме фәненнән БДИ тапшырды. Аларның алда 2 сайлап алу фәне бар. 16 июнь- тарихан, 20 июнь - физикадан. Укучыларыбызга алдагы имтиханнарда да уңышлар телибез!!!

-
Бакчада эш кайный. 06.06.2016

Помидорлар күчерәбез.
-
Чәчәкләр күчерәбез. 03.06.2016

-
1 июнь- балаларны яклау көне. 01.06.2016

Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.
БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.
Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.Бөтен җир шарындагы сабыйларга игътибар җәлеп итү максатыннан әлеге бәйрәм һәрвакыт төрле чаралар белән уздырыла. -
"Россия без табака" акциясе 31.05.2016

"Сәламәтлек көне" кысаларында мәктәбебезнең "СМС- дети" проектында катнашучы укучылары чираттагы акцияне уздырдылар. Алар укучыларга һәм бәйрәмгә килгән кешеләргә тәмәкенең килеп чыгышы һәм аның сәламәтлеккә китергән зыяны турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар тәмәке тартуга каршы көрәшкә теләктәшлек белдереп, зәңгәр төстәге тасмалар бәйләделәр. Соңыннан флешмоб уздырылды.


















