Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Укучының мәдәни көндәлеге. 16.09.2016

Бүген китапханәче Вахитова Г.М. башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәм мәдәни дәрес" үткәрде. 28 башлангыч сыйныф укучысына мәдәни көндәлек тапшырылды. Дәрестә укучыларга көндәлек белән эшләү тәртибе аҗлатылды. Дәрестән тыш буш вакытларында укучылар әти- әниләре, класс җитәкчеләре белән берлектә музейларга, театрларга, китапханәләргә йөриячәкләр.
-
Язучылар белән очрашу. 15.09.2016

Бүген мәктәбебезгә Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Шагыйрь, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе Рифат Җамал очрашуга кайттылар. Кунакларыбыз белән үткәрелгән чара бик эчтәлекле булды. Укучылар үзебезнең авылдан чыккан язучылар: Гүзәл Әдһәм, Рөстәм Галиуллин, Гөлчирә Назметдинованың әсәрләрен оста итеп сөйләп, сәхнәләштереп күрсәттеләр.(кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Габдрахманова Г.В., Шагисламова Г.Р. оештырды) Язучылар балаларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Спортивный Татарстан. 15.09.2016

Мәктәбебез укучылары спортны аеруча ярата, якын күрә. Бүген "Көзге мәрхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында спорт уеннары һәм флешмобта укучылар бик теләп катнашты.
-
Ата- аналар җыелышы. 14.09.2016

Бүген мәктәпкүләм ата- аналар җыелышы үткәрелде.
Көн тәртибендә:
1.2015-2016 нчы уку елына нәтиҗә. Мостафин Д.Ф. чыгышы
2.Яңа уку елында ике тапкыр ашату мәсьәләсе хәл итү.
3.Класс җыелышлары.
-
Ветераннар янында. 13.09.2016

"Көзге мәрхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында укучылар үзләре даими булышып торган ветераннар янында булдылар.
-
Һәйкәлне чистарту. 12.09.2016

Бүген 9 класс укучылары һәйкәл янын чистарттылар. укучыларыбыз бу эшләрне бик теләп башкаралар.
-
«Добрая ярмарка» 10.09.2016

Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр көзге ярминкәләрдә сатылалар.
-
Визит доброты. 09.09.2016

Оказали социальный помощь ветеранам Великой Отечественной войны, труженикам тыла, инвалидам, одиноким престарелым гражданам (сбор осеннего урожая, работа в огороде).
-
Доброе слово . 08.09.2016

Барлык классларда да әхлак дәресләре үтте .Класс җитәкчеләре укучыларга мәрхәмәтлелек, өлкәннәргә карата җылы мөнәсәбәт турында тәрбия чаралары үткәрделәр.
-
Дорога добра. 07.09.2016

7- 11 класс укучылары белән участок инспекторы Зөбәеров Ильнар Ильфатович тәрбия чарасы үткәрде. Укучыларга тәртип кагыйдәләре искәртелде.


















