Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Хәрби- дан айлыгы. 02.02.2017

Мәктәбебездә февраль ае- "Хәрби дан" айлыгы буларак үтә. Әлеге айлык кысаларында "Яшь антифашистлар көне", "Муса Җәлилне искә алу көне", "Зарница уены, Биатлон ярышы, "Ватанны саклаучылар көне" кебек чаралар үткәрү планнаштырыла.
-
Поступление в ВУЗы ФСИН России в 2017 г. 01.02.2017 01.02.2017 г. в МБОУ «Наласинская СОШ» проведено выступление начальника филиала ФКУ УИИ УФСИН России по РТ полковника внутренней службы Саляхутдинова А.Д. на тему «Поступление в ВУЗы ФСИН России в 2017 г.»

-
Подача заявления для сдачи ЕГЭ в 2017 году 31.01.2017 Завершается прием заявлений на сдачу единого государственного экзамена (ЕГЭ) в 2017 году. В заявлении должны быть перечислены предметы, по которым участник планирует сдавать ЕГЭ.

-
Хәрәкәттә-бәрәкәт! 29.01.2017 Бүген мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгында спорт бәйрәме үткәрелде. Олысы-кечесе, студентлар, укучыларыбыз һәм килгән кунаклар дәртле музыка астында төрле уеннарда катнаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр!

-
Имтиханнарга әзерлек 25.01.2017 Имтиханнарга әзерлек эшләре дәвам итә. 23.01.2017- 11 нче класс укучылары рус теленнэн, 24.01.2017- 9 класс укучылары математика фәненнән үзләрен сынап карадылар.

-
ГИА 2017 24.01.2017 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Мәгариф һәм фән министры унынбасары Мухаметов И.Р. матбугат вәкилләре белән очрашуында 2017 нче елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләре турында чыгыш ясады. Чыгышның тулы эчтәлеге белән Сез Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/827783.htm

-
"Таң йолдызы - Таңсылу" 21.01.2017

Бүген мәктәбебез сәхнәсендә 9 класс укучысы Назметдинова Камилә пьесасы буенча "Таң йолдызы - Таңсылу" спектакле куелды. Камиләнең әле бу тәүге пьесасы. Әсәр 2016 елда Бөтенроссия "Илһам" бәйгесендә икенче урынга лаек булган иде. Спектакльдә катнашучы укучылар да үз рольләрен бик оста итеп башкардылар. Спектакльне сәхнәгә куючы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Габдрахманова Г.В.,Шагисламова Г.Р. га һәм укучыларга олы рәхмәтебезне һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Район татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары. 20.01.2017

20 нче гыйнвар көнне Арча районы Наласа урта гомуми белем мәктәбе базасында ”Милли мәктәп– югары мәктәп- әхлаклы һәм көндәшлеккә сәләтле булган шәхес тәрбияләү моделе” исеме астында районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды. Семинар кунакларын Наласа урта мәктәбе укучыларының милли уен кораллары ансамбле һәм бию коллективы каршы алды. Мәктәп директоры Мостафин Д.Ф. мәктәп һәм аның күрсәткечләре белән таныштырды. Башлангыч класс укытучылары тарафыннан оештырылган, экология елына багышланган “Ак болытлар, ак чәчәкләр– аклык, сафлык, чисталык” исемле экологик чара кунакларның күңеленә хуш килде.
Иртәнге чәйдән соң семинар ачык дәресләр белән дәвам итте. Кунаклар 6 нчы класста татар теленнән ( укытучысы Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы), 7 нче класста татар әдәбиятыннан ( укытучысы Шагисламова Гөлназ Рәшит кызы) ачык дәресләр карадылар. Дәресләр, заман таләпләренә туры китерелеп, яңа технологияләр белән үткәрелде.
Семинарның икенче өлешендә татар теле укытучылары тарафыннан әзерләнгән “Бер очрашу – бер гомер” исеме астында авылдаш язучыларга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Очрашуга язучы Гүзәл Әдһәм, шагыйрә Гөлчирә Нәҗметдиноваларның килүе ямь өстәде.
Кичәнең икенче өлешендә мәктәбебезнең 9нчы класс укучысы Нәҗметдинова Камиләнең Бөтенроссия “Илһам” бәйгесендә драматургия номинациясендә икенче урынга лаек булган “ Таң йолдызы-Таңсылу” драмасы буенча куелган спектакль күрсәтелде.
Семинар түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Арча мәгариф бүлеге методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина һәм кунаклар семинар эшчәнлегенә зур бәя бирделәр.
-
"Класс җитәкчесе" конкурсында. 19.01.2017

Бүген мәктәбебезнең башлангыч класслар укытучысы Рәфыйкова Гөлфия Дәминовна Утар Аты мәктәбендә "Класс җитәкчесе" конкурсының зона ярышында катнашты. Гөлфия Дәминовна 4 класс укучылары белән "Экология" темасына тәрбия дәресе, һәм "Толерантлык" темасы астында мастер класс күрсәтте. Укытучыбызга иҗади уңышлар, район турына үтүен теләп калабыз.
-
Көрәш бәйгесе. 14.01.2017

Бүген Яңа Кенәр мәктәбе базасында 1999 елгы һәм яшьрәкләр арасында көрәш бәйгесе булды. Мәктәбебездән Хәлиуллин Раян һәм Шагисламов Әлфис уңышлы гына чыгыш ясадылар.


















