Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Язгы өмә. 31.03.2017

Бүген дәресләрдән соң язгы өмә үткәрелде. Мәктәп тирәсендә карлар таратылды, чүп - чарлар җыелды.
-
Яшь көрәшчеләр. 30.03.2017

Мәктәбебездә көрәш түгәрәге нәтиҗәле эшләп килә. 2005 елгы һәм яшьрәкләр арасында Арчада үткәрелгән көрәш бәйгесендә 6 класс укучылары Назметдинов Ильяр 2 нче урынга, Гафуров Ядкәр 3 нче урынга, 1 нче класс укучысы Мөхетдинов Әнгам 2 нче урынны яуладылар. Молодцы, егетләр!!! Тренерлары - Лотфуллин Таһир Әхмәт улы.
-
Педсовет утырышы. 29.03.2017

Бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча педсовет утырышы үткәрелде.
-
Язны каршылау бәйрәме. 28.03.2017

Бүген Наласа мәдәният йорты каршында язны озату бәйрәме үткәрелде. Укучыларыбыз бик матур чыгыш ясадылар. Кайнар коймак, плау, чәй белән сыйландылар, төрле уеннарда актив катнаштылар.
-
Котлыйбыз!!! 27.03.2017

Бүген мәктәбебезнең хатын-кызлар волейбол командасы финал ярышында 3 нче призлы урынга лаек булды. Афәрин, кызлар!!! Без сезнең белән горурланабыз!!!
-
Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә. 24.03.2017

Бүген мәктәбебезнең 8, 11 класс укучылары Казан шәһәреннең 12 нче гимназиясендә үткәрелгән Туфан Миңнуллин исемендәге IVреспублика коференциясенең "Драматургия". "Театр яктылыкка, нурга илтә!..(сәхнәләштерү) номинациясендә мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Назметдинова Камилә иҗат иткән "Таң йолдызы- Таңсылу" спектакле белән "Туган тел" номинациясендә лауреат булдылар.
11 нче класс укучысы Сафиуллина Алисә спектакльдә Сәлимә роле очен лауреат дипломына лаек булды.
Җитәкчеләре:Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы, Шагисламова Гөлназ Рәшит кызы. Молодцы!!! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!!!
-
Нәни артислар. 23.03.2017

Каникул вакытында укучыларыбыз төрле конкурсларда катнаша. Бүген 2 нче класс укучылары "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштереп видеога төшерделәр. Укучыларыбызга уңышлар телибез!!!(укытучылары- Насыйбуллина Диләрә Хәйдәровна)
-
Мәктәптә волейбол ярышы. 22.03.2017

Бүген мәктәбебездә Наласа, Кушлавыч, Арчаның 3 нче номерлы мәктәбе, Арчаның 7 нче номерлы мәктәпләреннән ир- егетләр волейбол командалары арасында зона ярышы үткәрелде. Мәктәбебез ир- егетләре- 3 нче урынга лаек булдылар. Молодцы!!!
Арчаның 3 нче номерлы мәктәбе командасы - 2 нче урынга, Арчаның 7 нче номерлы мәктәбе командасы - 1 урынга, лаек булдылар!!!
-
Волейбол ярышы. 21.03.2017

Бүген мәктәбебезнең хатын-кызлар волейбол командасы Курса почмак урта мәктәбендә үткәрелгән зона ярышында I урынны яулап кайттылар. Кызларыбызга сәламәтлек, эшләрендә зурдан-зур уңышлар телибез, районда үткәреләчәк финал ярышында уңышлар телибез!!!
-
Профориентация эше. 18.03.2017

Бүген Арча агросәнәгать һәнәри көллияте укытучылары 9 класс укучылары белән очрашуга килделәр. Укучыларны көллияттә нинди белгечлекләргә өйрәтеләчәген сөйләделәр, үзләрендә үткәреләчәк "ачык ишекләр" көненә чакырып киттеләр.


















