Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ата- аналар өчен ачык ишекләр көне. 17.03.2017

Бүген ата- аналар өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Әти- әниләр дәресләр карарга килделәр, классларда җыелышлар булды.
-
Пожар куркынычсызлыгы буенча чара. 16.03.2017

16 нчы мартта Наласа урта мәктәбенә Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын бүлеге инспекторы Сотов Антон Юрьевич һәм ВДПО инструкторы Рәхимова Миләүшә Гомәр кызы килде. Алар 5-7 класс укучыларының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белемнәрен тикшерделәр, кызыклы һәм файдалы уеннар үткәрделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
-
Психологлар белoн тренинглар 14.03.2017

Бүген мәктәбебездә районнан килгән психологлар белән очрашу булып узды. Алар балаларның күңел хәләтләре, дөньяга карашлары белән кызыксындылар, киңәшләрен бирделәр. Бу очрашу балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Укучылар психологик тренингта, уеннарда бик теләп һәм бик актив катнаштылар.
-
Әнвәр - дипломант. 13.03.2017

4 нче класс укучысы Мөхетдинов Әнвәр "Созвездие- Йолдызлык 2017"конкурсында, "Конферанс" номинациясендә катнашып дипломант булды.
-
Прием в 1 класс. 10.03.2017

Уважаемые родители! С 1 февраля 2017 года начался прием заявлений в первый класс. Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс, Вы можете прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.
Необходимые документы:
1) Документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) ребенка
2) Заявление установленного образца (заполняется в школе)
3) Свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия)
Свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства (оригинал и копия)
-
8 март- Халыкара хатын- кызлар көне. 08.03.2017

Язның беренче бәйрәмен
“8 нче Март” диләр
Бәйрәмегез котлы булсын,
Кызлар, апа-җиңгиләр
-
Әниләр бәйрәме. 07.03.2017

Бүген мәктәбебездә олы бәйрәм- 8 март бәйрәме. Шул уңайдан барлык әниләр өчен концерт программасы әзерләдек, спектакль күрсәттек. Укучылар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Туган көнегез белән!!! 06.03.2017

Бүген мәктәбебез коллективы башлангыч класслар укытучысы Исмәгыйлева Мөнирә Мәсхүт кызын 50 яшьлек юбилее белән котлады.
Күпме булса җирдә изге теләк
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таңында.Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен. -
КВН. 04.03.2017

Бүген физика фәне укытучысы Гайфуллин Рашат Фәгал улы 7-9 класс укучылары өчен КВН үткәрде. Укучылар физика өлкәсендәге кызыклы сорауларга җавап бирделәр, үзләре дә каршы як командаларга кызыклы сораулар әзерләгән иделәр. Нәтиҗәдә ике як команданың да очколары тигез булды.
-
"Тамчы шоу" 02.03.2017

Бүген "Математика һәм физика фәннәре атналыгы" кысаларында математика укытучысы Гильмизянов Рафил Нуретдин улы 6,7 нче класс командалары арасында "Тамчы шоу" бәйгесе үткәрде. Бәйге бик мавыктыргыч булды. Нәтиҗәдә 7 класс укучылары җиңү яулады.


















