Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Кисеп ябыштыру. 22.01.2025

Тема:"Кибеткә матур пирамидалар алып килгәннәр"
Максат: балаларны зур түгәрәктән кечкенә түгәрәккә таба пирамида төзәргә, зурлыгы буенча төсләрне урнаштырырга өйрәтү, пирамиданы чиста, пөхтә итеп ябыштырырга ирешү, эстетик зәвык тәрбияләү. -
Танып белү( ФЭМП) 21.01.2025

Максат:10 эчендә кушыла һәм алуга арифметик мисаллар балаларның үзләренә уйлап табарга өйрәтүне дәвам итү. Дәфтәр битендә ориентлашырга өйрәтүне дәвам итү; предметларның зурлыгын чагыштыра белүләрен ныгыту. Логик фикерләү сәләтләре үстерү.
-
Туган тел 20.01.2025

Тема: Рәсем буенча хикәя төзү." Спорт мәйданчыгында"
Максат: Балаларда бер- берсен тыңлый ,кирәк вакытта башкаларның җавапларын тулыландыра белү сыйфатлары тәрбияләү. Балаларның хәтерен,иҗади күзаллауларын,логик фикерләү сәләтен үстерү.Тәрбияче тәкъдим иткән рәсем буенча зур булмаган күмәк хикәяләр төзеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү,сәламәтлекнең мөһим булуын төшендерү. -
Сынлы сәнгать (әвәләү) 20.01.2025

Тема: Уйлаганны әвәләү.
Максат: 1.Үз эшеңнең эчтәлеген уйлау сәләтен үстерү. 2.Яхшы нәтиҗәгә ирешү теләге тәрбияләү.3.Үз эшеңә бәя бирү. -
Кыш көне кошларны да онытмыйбыз - җимлекләр куябыз 16.01.2025

Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны истә тотып, һәр елны балалар кошларга җимлекләр әзерли. Бу атнада да әти-әниләр ярдәме белән җимлекләр ясап, аларны бакча һәм өйләре янындагы агачларга элеп куйдылар. Балалар бакчасыннан ук балалар кышлаучы кошларны танырга, аларның тормышы белән кызыксынарга өйрәнәләр. Аларга ярдәм итәргә, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кечкенәдән өйрәтү мөһим.
-
Кошлар килгән җимлеккә 15.01.2025

Сөйләм үстерү. Тема: Рәсем карау "Кошлар килгән җимлеккә". Максат:1.Балаларда кошларга сакчыл караш тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру. 2.Рәсемнен эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга дөрес, ашыкмыйча, аңлаешлы итеп җавап бирү күнекмәләрен үстерү.
-
Районда Ватанны саклаучылар елын ачу махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм колоннасын озату белән башлана 14.01.2025

Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Безнең районда да шушы уңайдан күп чаралар планлаштырыла. 26 гыйнварда районда шушы елны ачуга старт биреләчәк. Бу көнне Арча шэһэреннэн төрле юнэлештэ гуманитар ярдэм төялгэн машиналар колоннасы юлга кузгала.
Бакчабызда әлеге гуманитар колоннаны формалаштыруда катнашу максатыннан акция игълан ителде. Әти-әниләр һәм бакча хезмәткәрләре тарафыннан егетләр өчен шоколад конфетлар, чәй,кофе, тиз әзерләнә торган боткалар җыелды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!!! -
Искечә Яңа ел 13.01.2025

Бакчабызда искечә Яңа елны бәйрәм иттек. Гадәт буенча, аны 13 гыйнвардан 14енә каршы иске стиль буенча билгелиләр. Үз тарихында ел исәбен алыштырган һәр илдә искечә Яңа ел – рәсми булмаган күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Бүген балалар шундый матур, шундый гаҗәеп, шатлыклы, көлкеле җәнлекләргә, матур кар бөртекләренә әверелделәр, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Мавыктыргыч уеннар балаларны сихри дөньяда йөзәргә, кунак булып килгән Убырлы карчык белән көлкеле могҗизалар иленә сәяхәт кылдырды. Бәйрәм “Иске ел” ны озату күренеше белән үрелеп барды.
-
Үзәк чыршы ябылышы һәм Яңа ел бизәлеше буенча бүләкләү тантанасы 13.01.2025

13 гыйнвар көнне "Арча" үзәк стадионында "Чыршы ябылышы" чарасы һәм Яңа ел бизәлеше буенча бүләкләү тантанасы булып узды.
Наласа балалар бакчасы территорияне Яңа елга бизәү буенча уздырылган "Новогодняя феерия" конкурсында катнашып, III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Әлеге эштә актив катнашкан бакча хезмәткәрләренә, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бердәмлектә - көч!!! -
Математик күзаллаулар формалаштыру 10.01.2025

Тема: "4 саны"
Максат: балаларны 4 саны белән таныштыру, санарга һәм танырга өйрәтү, дәфтәрләрдә эш.











