Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
"Кышны каршы алабыз!" 01.12.2015

Бүген ап-ак кышның беренче көне.Тиздән яраткан бәйрәмебез ЯҢА ЕЛ җитәр. Әзерлек эшләрен бүгеннән үк башлап җибәрдек: матур итеп чыршыбызны бизәп куйдык, шигырьләр,җырлар өйрәнәбез.
-
"Әбиемнән үрнәк алам!" 30.11.2015

Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән. Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә. Авыр сугыш, илне аякка бастыру еллары дисеңме?- барысын да кичергән алар. Кулларына күз салганыгыз бармы? Җыерчыклы, кан тамырлары бүртеп чыккан. Сезне иркәләгәндә аннан да йомшак кул юктыр, мөгаен. Күршедәге әби-бабайга да игътибар ит, һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк. Кайчак бер җылы сүз дә җитә бит талчыккан күңелләргә. Җылы -сүз җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул.
-
"Әнием, кадерлем!" 26.11.2015

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!Хөрмәтле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык. Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
-
"Әниләр бәйрәменә чакырабыз! 24.11.2015

Кадерле, әниләребез, әбиләребез! Сезне 26 ноябрь көнне балалар бакчасында әниләр көне уңаеннан уздырылачак бәйрәмгә көтеп калабыз! Башлана сәгать 9.00.
-
"Әниләр көненә бүләк!" 23.11.2015

Кисеп ябыштыру.
Тема: "Әниләр көненә бүләк!"
Максат: 1.Балаларда әниләренә карата тирән ихтирам, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
2.Эстетик хисләр күзаллауларын үстерү.
3.Зурлыклары буенча тигезлеген, төсләрне дөрес сайларга өйрәтү.
Материал: төсле кәгазь, картон, кайчы, клей,салфетка.
-
"Йорт хайваннары һәм кошлары!" 20.11.2015

Танып белү. 2 кечкенәләр төркеме.
Проект: йорт хайваннары һәм кошлары.
Тема: Балалары белән йорт хайваннары.
Максат: 1.Балаларны йорт хайваннары белән таныштыру, аларның балаларын танырга өйрәтү.
2.Балаларда аларга карата сакчыл караш һәм ягымлылык тәрбияләү.
3.Йорт хайваннарына ярдәм итү теләге уяту.
-
"Әни белән икәү елмаябыз!" 17.11.2015

Рәсем.
Тема: "Әни белән икәү елмаябыз!"
Максат: 1.Иҗат иткән сурәттән шатлык,сөенеч алу теләге булдыру.
2.Кеше фигурасын ясау күнекмәләрен,зур һәм кечкенә кеше фигурасы арасындагы аерманы аера алу сәләтен үстерү.
3.Гади графитлы карандаш белән төп өлешләрне җиңелчә ясарга , аннары төрле алымнар кулланып, бала сайлаган материал белән буярга өйрәтүне дәвам итү.
Материал: Альбом бите, төсле карандашлар, гуашь, су савыты.
-
"Сөйләм телен үстерү!" 16.11.2015

Балалар, шөгыльләрдә сөйләм телен үстерү буенча даими шөгыльләнеп, ана теленең бар нечкәлекләренә төшенәләр, сүз байлыгын арттыралар, рәсем буенча матур җөмләләр төзиләр.
-
"Грамотага өйрәтү" 12.11.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме.Грамотага өйрәтү.
Тема: Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык н һәм нь, ң авазларын ишетү һәм интонация белән аерып алу.
-
"Сөйләм теле!" 09.11.2015

Тема: Ни өчен кошлар җылы якка очып китәләр?
Бурычлар: 1. Кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык сыйфаты тәрбияләү.
2.Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
3.Балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камильләтерү.











