Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" 30.09.2020 "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясендә катнашып, Раил һәм Рания Вәлиевлар 1 нче сыйныф укучыларына урындыклар бүләк иттеләр.

-
Бакчада көзге эшләр 29.09.2020

-
Агач утыртабыз. 27.09.2020 Көз - агач утырту вакыты. Быел карлыган, чия агачларын яңартабыз.

-
Казан ярминкәсе 26.09.2020 Казан шәһәрендә үткән мәктәпләрнең көзге ярминкәсендә без дә катнаштык.

-
Дөньяда хезмәт икән -кешене кеше иткән. 25.09.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Дөньяда хезмәт икән -кешене кеше иткән” исемле очрашу кичәсе үтте. Кичәнең кунагы- Мөндеш авылында туып үскән, бүгенгесе көндә Казан шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Лена Әлтәфовна. Лена Әлтәфовна 30 елдан артык гомерен Мөндеш җидееллык, сигезъеллык мәктәбендә укучыларга башлангыч белем биргән Марзия апа Сөләйманованың кызы. Кичәнең максаты - укучыларда төрле һөнәрләргә карата ихтирам, хезмәткә уңай караш тәрбияләү. Шулай да, сүзебез һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы һөнәре турында булды. Лена Әлтәфовна укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирде.

-
Защитись от гриппа! 24.09.2020

-
Неделя безопасности 22.09.2020 В рамках Недели безопасности педагог-организатор Тимербаева Л.Р. провела с учащимися 5 класса профилактическое мероприятие с целью предупреждения дорожно-транспортных происшествий. Учащимся были вручены дневники безопасности.

-
Котлыйбыз! 19.09.2020 Яңа Кырлайда үткән Ат бәйрәмендә көрәшче яшьләр Яңа Кырлай мәктәбе спорт залында көч сынаштылар. Соңыннан үзәк мәйданда җиңүчеләрне, призлы урыннар алучыларны район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Алар арасында үз авырлыкларында 2 урын алган безнең мәктәпнең 9 класс укучылары Фазылҗанов Әмир һәм Рәхимов Илмир да бар иде. Котлыйбыз.

-
Укучының мәдәни көндәлеге 18.09.2020 Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, Мөндеш мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы узды. Проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру. Сыйныф җитәкчеләре, китапханәче Шәмсетдинова М.Н.кызы укучыларга мәдәни көндәлек турында сөйләделәр. Ел дәвамында 1-4 сыйныф укучылары әти-әниләре белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә булып, үз кичерешләрен көндәлекләренә язып барырга, көндәлекләрен матур итеп бизәргә, музей, театр, китапханәләргә йөрергә, укылган китаплары турында кичерешләрен язып барырга, фотосурәтләр урнаштырырга да тиеш булалар. Укучылар мәдәни көндәлек ярдәмендә үзләренең күңеленә ошаган шөгыль таба , үз командаларын җыя ала , ирешкән уңышлары, мәдәни чараларда катнашулары турында дусларына сөйли алачаклар.

-
Сәламәтлек -зур байлык 17.09.2020 Көз җитте. Грипп һәм ОРВИ авырулары башланган чорда, аларга каршы торыр өчен, авырудан саклану һәм дәвалану чараларын алдан башларга кирәк. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбендә авыл фельдшеры Фәләхова Р.Ф. белән очрашу үтте. Ул укучыларга гриппның нинди юллар белән эләгүен, аннан саклану өчен нинди чаралар кулланырга кирәклеген әйтте. Вакцина ясату иң мөһим саклану чарасы икәнен аңлатты. Шул ук вакытта мәктәптә коронавирустан саклану буенча җитди чаралар күрелә. Көн саен укучыларның сәламәтлеге, чирдән саклаучы таләп-кагыйдәләрнең үтәлеше дә контрольдә тотыла. Укучыларның, мәктәп хезмәткәрләренең тән температуралары үлчәнелә, бүлмәләр антисептик чаралар ярдәмендә җыештырыла, даими җилләтелә. Баланың сәламәт булуы махсус журналга теркәп барыла.









