Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Көз бәйрәме 26.10.2020 Казиле башлангыч мәктәбендә көз бәйрәме үтте. "Хәйләкәр төлке" балаларның бәйрәменә комачаулый алмады. Көзге конкурслар уеннар һәм җырлар белән чиратлашып алып барылды. “Көзге фантазия" конкурсына нәтиҗә ясалды. Бәйрәм ахырында көзге байлыклардан авыз иттеләр.

-
Социально-психологическое тестирование 23.10.2020 На основании письма МО и Н №2486 о исполнении приложений к подпрограммам «Профилактика терроризма и экстремизма на 2014 -2025 годы», «Профилактика наркомании среди населения РТ на 2014-2025 годы»; государственной программы «Обеспечение общественного порядка и противодействие преступности в РТ» в школе прошло социально-психологическое тестирование обучающихся 7-11 классов.

-
Пожардан саклану чаралары 22.10.2020 Тәрбия сәгатьләрендә укучылар белән пожардан саклану чаралары турында әңгәмәләр үткәрелде.

-
Котлыйбыз! 20.10.2020 Район күләмендә үткәрелгән көрәш ярышында актив катнашкан мәктәп командасын котлыйбыз! Фазылҗанов Әмир - 3 урын, Рәхимов Илмир һәм Исмәгыйлев Искәндәр - 4 урын.

-
“Сәламәт булыр өчен дөрес тукланырга кирәк” 20.10.2020

Саулык зур байлык, диелә татар халык мәкалендә. Әйе, саулык – сәламәтлек, бәхет чыганагы ул. Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбенең 2 Г, 3 Г сыйныф укучылары бүген тәрбия сәгатендә нәкъ шул турыда сөйләштеләр. Туклану режимы, азыктагы туклыклы матдәләр, витаминнарның әһәмияте турында әңгәмә үткәрелде. “Сәламәт булыр өчен дөрес тукланырга кирәк”, - дигән нәтиҗә ясалды
-
ГТО нормаларын тапшыру 16.10.2020 Мәктәп укучылары хәзер белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. ГТО программасының максаты: укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, патриотик тәрбия бирү, яшь буынны хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзерләү. Шул максаттан чыгып, Мөндеш башлангыч сыйныф укучылары яңа ачылган спорт мәйданчыгына җыелды.Алар кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, озынлыкка сикерү буенча нормативлар тапшырды.

-
“Иң яхшы мәдәни көндәлек” конкурсы 15.10.2020 15 нче октябрь көнне Арча шәһәре китапханәсендә, 2019-2020 нче уку елы нәтиҗәләре буенча, “Иң яхшы мәдәни көндәлек” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бәйгенең шарты буенча укучылар әти-әниләре белән Республикабызның мәдәният учреждениеләрендә булып, мәдәни чараларда катнашуларын, тәэсирләрен һәм кичерешләрен көндәлеккә язып барырга тиешләр иде. Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2Г сыйныф укучысы Закирова Илүзә бу бәйгедә катнашты. Аның мәдәни көндәлеге уңай бәяләнде һәм Илүзә “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде. Илүзәне котлыйбыз, аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

-
Гражданнар оборонасы айлыгы 13.10.2020 Гадәттән тыш хәлләргә әзер булу максатыннан һәм гражданлык оборонасы буенча укулар айлыгы кысаларында Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфында “Янгыннарның чыгу сәбәпләре” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Әлеге чараның төп максаты: укучыларга янгын чыгу очракларының сәбәпләрен аңлату, ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр өйрәтү, укучыларның үзләренә һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү. Укучыларга янгын чыккан очракта, тормыш иминлеген саклау турында китапчыклар әзерләнде.

-
Поздравляем! 13.10.2020 13 октября в районном Доме культуры состоялся встреча Главы Арского Муниципального района Нуриева Ильшата Габделфартовича с победителями и призёрами Всероссийских и республиканских предметных олимпиад и конкурсов. Среди награжденных ученица 9 класса Гилязиева Гузель, ученица 11 класса Гатиятуллина Аделина и ученицы 5 класса Харрасова Гузель и Зиннатуллина Нурзада.

-
Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту 12.10.2020 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 Г классында "Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре " дигән темага викторина узды. Укучылар төрле станцияләрдә үзләренең белемнәрен тикшерделәр һәм бик күп сорауларга җавап таптылар.









