Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 391 ) 392 393 394 395 396 397 398 399 400 >>
-
Бәйрәмең белән укытучым! 05.10.2014

Табигатьтән сезгә илһам иңгән,
Сез сабырлык, гыйлем үрнәге.
Белем дигән илне якын итеп
Яулагансыз текә үрләрне.
-
“Укытучыңны котла” акциясе 03.10.2014

Укытучылар бәйрәме уңаеннан югары класслар советы укучылары һәм "SMS-дети" республикакүләм проектта катнашучы "ЭRON" отряды укучылары "Укытучыңны котла” акциясен уздырдылар, изге теләкләрен әйтеп, матур эчтәлекле открыткалар өләштеләр.
-
“Җәүһәрләребез Сез, өлкәннәребез!” 03.10.2014

1 октябрьдән, гадәттәгечә, Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Бүген Яңа Кырлай мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан "Көзге моң" дип исемләнгән концерт-очрашу булды. Авылыбыз өлкәннәре - мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран-укытучылар, хезмәткәрләр - хезмәттәшләре белән очрашып сөйләштеләр. Укучыларыбызның һәр чыгышын алкышллап, сөенеп карадылар алар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Без аларга ныклы сәламәтлек телибез, үз хезмәтләренең игелеген күреп, озак яшәсеннәр.
-
Гости из Крыма 02.10.2014

В стенах нашего Государственного литературно-мемориального музейного комплекса Г.Тукая состоялся прием делегации крымских татар в целях реализации межрегионального сотрудничества между Республикой Татарстан и Республикой Крым в области применения татарского языка в сферах государственной и общественной жизни РТ и опыта по сохранению и развитию системы национального образования.
-
1 октябрь – Өлкәннәр көне. 01.10.2014

Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез, дәү әниләр, дәү әтиләр! Сезне чын күңелебездән “Өлкәннәр көне” белән котлыйбыз!Шушы бәйрәм көне елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык алып килсен, кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге телибез.
-
"Сәламәтлек сәгате" 29.09.2014

Бүген мәктәптә классларда "Сәламәтлек сәгате" булып узды. Класс җитәкчеләре Яңа Кырлай авыл җирлеге фельдшеры Ахмадуллина Ф.К. белән укучыларга алкогольле эчемлекләрнең организмга зыяны, яшүсмерләр өчен исерткеч эчемлекләрне куллануның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүе хакында әңгәмә оештырдылар.
-
Көзге кросс 29.09.2014

Безнең мәктәп укытучылары да Арчаның Үзәк стадионында узган көзге кросста катнаштылар. Вакыйф Харисов профсоюз әгъзаларын яңа уку елы, спартакиаданың башлануы, үткән Профсоюз активистлары көне, Тәрбиячеләр көне, Укытучылар көне белән котлап, уңышлар теләде. Ярышларны Арчаның 7нче мәктәбе физкультура укытучысы Булат Гәрәев алып барды. Хатын–кызлар 35 яшькә кадәрле һәм аннан югары, ир–атлар 40 яшькәчә һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге төркемнәргә бүленеп йөгерде. Соңыннан командалар эстафета ярышында сыналды.
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 27.09.2014

Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Рәхмәт сиңа, тәрбияче апам,
Ничә еллар безне үстердең,
Бар көчеңне кызганмыйча,
Күпме гомереңне уздырдың.
-
Мәктәп олимпиадалары башланды 24.09.2014

Һәр фән буенча олимпиадаларның мәктәп туры башланып китте.
-
“Сөннәтче бабай” спектаклен карадык 22.09.2014

Арча балалар сәнгать мәктәбендә Минзәлә Дәүләт драма театры артистлары тарафыннан Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясе сәхнәләштерелде. Әлеге чарада мәктәбебездән бер төркем укучылар катнашты. Спектакль укучыларга бик охшады.













