Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 329 ( 330 ) >>
-
Котлы булсын бәйрәмең!!!! 04.10.2016

1 октябрьдән, гадәттәгечә, Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Бүген Яңа Кырлай мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан "Көзге моң" дип исемләнгән концерт-очрашу булды. Авылыбыз өлкәннәре - мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран-укытучылар, хезмәткәрләр - хезмәттәшләре белән очрашып сөйләштеләр. Укучыларыбызның һәр чыгышын алкышллап, сөенеп карадылар алар.
-
Иң гүзәл кеше икәнсез! 04.10.2016

4 октябрь бәйрәмнәргә бай булды. Яңа Кырлай Мәдәният йортында уздырылган концерттан соң, кадерле ветеран укытучыларыбызны, хезмәткәрләрне мәктәпкә дәштек. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Әлеге кичә җырлар һәм теләкләр белән үрелеп барды. Ветеран укытучылар үзләренең укыту дәверендә булган күңелле мизгелләре белән уртаклаштылар. Без аларга ныклы сәламәтлек телибез, үз хезмәтләренең игелеген күреп, озак яшәсеннәр.
-
Школьные олимпиады 03.10.2016

В сентябре в школе начался школьный этап Всероссийских олимпиад школьников. Обучающиеся школы выполняют олимпиадные задания и показывают прочные знания. Желаем дальнейших успехов нашим обучающимся!
-
Акция "Мы за Казань!" 03.10.2016

-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2016

Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез, дәү әниләр, дәү әтиләр! Сезне чын күңелебездән “Өлкәннәр көне” белән котлыйбыз! Шушы бәйрәм көне елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык алып килсен, кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге телибез.
-
Яңа Кырлайда «Ат көне» 01.10.2016

Бүген безнең Яңа Кырлай җирлегендә «Ат көне» үткәрелде. «Ат көне» бәйрәменә Татарстан Республикасы Премьер—министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев кайтты. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде. Төрле ярышларда 130лап ат катнашты. Ярышларга Россиянең ат спорты Федерациясе судьялык төркеме бәя бирде. Ярышка Казан, Төмән, Мәскәү, Ростов өлкәләреннән, Кабардино-Балкария республикасыннан, Татарстаның Биектау, Лениногорск, Буа, Чистай, Минзәлә, Әтнә районнарыннан килгән иделәр. Мәйданда халык күңел ачты, җыр, музыка, төрле спорт ярышлары үткәрелде. Район башлыгы Илшат Нуриев халыкны бәйрәм белән котлады, ата-бабалардан килгән милли йолаларыбыз — ат спортын үстерергә кирәклеген әйтте. Мәйданга бизәлгән атлар керде. Янәшәдәге мәйданда эш атлары йөк белән узышты. Казан ипподромыннан кайткан атлар төрле каршылыклар аша узып күрсәттеләр. Бу үзе бер матур күренеш булды. Безнең мәктәп тә бу бәйрәмдә үз өлешен кертергә тырышты. Укучыларыбыз килгән кунакларга матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. 2 укучыбыз ат ярышында катнашты, 5 класс укучысы Шакирзянов И.И. 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз аны җиңүе белән!!!
-
Чисталыкны яратабыз! 29.09.2016

Сентябрь аен тәмамлап, бүген барлык классларда да генеральная уборка үтте. Укучылар җитез генә бар җирдәге тузанны сөрттеләр, идәннәрне юдылар, китап шкафларын тәртипкә китерделәр. Кабинетларны саф һава, чисталык биләп алды.
-
Стартовая диагностика по математике 28.09.2016

Сегодня учащиеся 5 класса выполнили стартовую диагностику по математике.
-
Югары сыйныф укучылары утырышы 27.09.2016

Бүген 9-11 сыйныф укучылары утырышы булып узды. Утырыш барышында 1нче яртыеллыкка эшләр планлаштырылды, якынлашып килүче бәйрәмнәр турында сөйләшү алып барылды.
-
Көзге өмә 26.09.2016

Быел да мәктәп яны яшелчә бакчасыннан мул уңыш җыеп алдык. Көннәр аяз торган арада бакчада кышка әзерлек эшләре бара.













