Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 321 322 323 324 ( 325 ) 326 327 328 329 330 >>
-
Иртәнге линейка 22.11.2016

Һәр сишәмбе мәктәбебездә узган атнага йомгак ясалып, линейка уздырыла. Бүген дә дежур классның отчеты тыңланылып, уку һәм тәрбия ягыннан уңышлары, кимчелекләре әйтелде. Укучылар план нигезендә барылган чаралар белән таныштылар һәм әдәплелек, куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын беркат искә төшерделәр. Линейканың икенче өлешендә физкультура укытучысы Шакиров И.З. районда 2000 нче елга кадәрге укучы егет һәм кызлар арасында оештырылган гер ярышына нәтиҗә ясады. Мәктәптән барлыгы 19 укучы катнашты, шуларның 15е җиңү яулап, 7 укучы 1 урынга ия булып, команда 1 урынга чыкты. Укучыларга грамота, медальләр һәм командага кубок тапшырылды. Афәрин, укучылар! Котлыйбыз!
-
Диагностическое тестирование 22.11.2016

22 ноября в 4-х, 6-х, 8-х классах прошло диагностическое тестирование по английскому языку.
-
Ата-аналар җыелышы 21.11.2016

Бүген мәктәбебездә "Мәктәп сулышы" дигән тема астында 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш, бәйрәм рухы алып, укучыларның җыр-биюләре, скетч белән үрелеп барган "Әниләр көне"нә карата оештырылган концерт белән башланды. Әти-әниләр җыелышның икенче өлешендә уку һәм тәрбия торышы белән таныштылар. Уку ягыннан бигрәк тә 1 чиректә һәр классның белем күрсәткеченә басым ясалды, сынап карау рәвешендә уздырылган БДИ,ОГЭ нәтиҗәләре һәм киңәшләр әйтелде. Тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, укучыларның буш вакытларын ничек итеп уздырулары, Интернет челтәренең тискәре яклары һәм нинди сайтлар белән кызыксынулары белән таныштылар, укучыларның тормышына нинди куркыныч янаганлыгы аңлатылды. "Әтиләр советы" эшчәнлеген үстерү һәм алга куелган план нигезендә чаралар оештыру бурыч итеп куелды. Шулай ук хокук бозуларны кисәтү буенча "Балаларны ялгышулардан саклыйк" дигән тема астында класс җитәкчесе Шакирова К.Д. чыгыш ясады. Ул бу юнәлеш буенча класс җитәкчеләренең этаплап алып барган эшчәнлеге белән таныштырды һәм тирәнтен әти-әниләр өчен ТР №71 законын искә төшерде.
-
VI көн. Математика, физика, информатика атналыгы.
19.11.2016
Бүген математика, физика, информатика атналыгы кысаларында, "Мин, син һәм компьютер" дип исемләнгән викторина уздырылды. Укучылар төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, компьютер белән нинди дәрәҗәдә дус булуларын күрсәттеләр, вируслар һәм антивирус программалары турындагы белемнәрен барладылар.
-
Семинар учителей русского языка
19.11.2016
18 ноября в МБОУ «Арская СОШ№1 им. В.Ф.Ежкова с УИОП» был проведен районный семинар учителей русского языка и литературы по теме «Методические рекомендации при подготовке учащихся к итоговому сочинению, ГИА, Всероссийским предметным олимпиадам». По основным вопросам выступили следующие учителя:
1. О проведении предметных олимпиад по русскому языку и литературе. Исмагилова А.Н., АСОШ№1
2. О подготовке учащихся 9 и 11 классов к ГИА. Заляева Р.К., АСОШ№1, Гимадиева Р.Р., Утар-Атынская ОШ.
3. Методические рекомендации по подготовке к итоговому сочинению для учащихся 11 классов. Методист РОО Гатауллина Л.М.
4. По итогам регионального этапа всероссийской олимпиады школьников по государственным языкам. Фахрутдинова З.С.Ашитбашская СОШ.
-
V көн. Математика, физика, информатика атналыгы.
18.11.2016
V көн. Бүген мәктәбебездә, математика, физика, информатика атналыгында, 9-10 класслар өчен "Математик марафон" бәйгесе уздырылды. Класслар командаларга бүленеп, үзара тапкырлыкка, зирәклеккә, җитезлеккә көч сынаштылар. Төрле сорауларга җавап эзләделәр, катлаулы ребуслар чиштеләр, бөек математиклар турында искә төшерделәр. Бәйге бик мавыктыргыч һәм күңелле узды.
-
«Сообщи, где торгуют смертью».
18.11.2016
Члены отряда проекта "СМС - Дети" приняли участие во Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью». Учащиеся раздавали прохожим листовки, призывая всех не употреблять наркотики и вести здоровый образ жизни. Активисты распространяли листовки в школе, на улице и в других общественных местах.
-
IV көн. Математика, физика, информатика атналыгы.
17.11.2016
Бүген мәктәбебездә, математика, физика, информатика атналыгы кысаларында, "Презентацияләр көне" уздырылды. Укучылар өчен төрледән төрле презентацияләр күрсәтелде, физика белән бәйле тәҗрибәләр үткәрелде. Укучылар зур кызыксыну белән аларны күзәтеп, карап тордылар.Бүгенге көн барлык укучыларга да бик ошады.
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” 16.11.2016

14 нче ноябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” россиякүләм антинаркотик акциясе старт алды. Мәктәбебез дә әлеге акциягә кушылды. Сәламәтлек – иң зур байлык. Мәктәбебезнең иң мөһим бурычларыннан берсе – укучыларга сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында белем бирү, үз сәламәтлегең хакында даими кайгырту теләге уяту, һәр укучыны моңа өйрәтү, күнектерү. Кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы сәбәпләрнең берсе – наркомания. Әлеге начар гадәттән кисәтү, наркотикларның зарары турында күбрәк мәгълүмат бирү максатыннан, шулай ук наркотикны кулланган, саклаган, саткан очракларда җинаять җаваплылыгына дучар булуларын класс җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова И.М. тәрбия сәгатьләрендә укучыларга аңлаттылар.
-
III көн. Математика, физика, информатика атналыгы
16.11.2016
“Физиклар сәяхәте”н озынайтылган көн группасы укучылары физика укытучысы Хабриев Ш.С. белән үттеләр. Физика фәненең гаять катлаулы һәм шул ук вакытта искитмәле мавыктыргыч фән булуын укытучы кызыклы тәҗрибәләр,тарихи мәгълүматлар ярдәмендә төшендереп бирде. Сәяхәт укучыларга бик ошады.













