Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 ( 329 ) 330 >>
-
"Сөмбелә" бәйрәме 14.10.2016

Бүген мәктәбебездә 5 - 7 класс укучылары арасында "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне 5 класс укучылары башлап җибәрде, командалар төрле конкурсларда көч сынаштылар. Һәр команда эчтәлекле чыгышлары, җырлары белән аерылып торды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
9, 11 класс укучылары сайлау фәннәреннән сынау имтиханы эшләделәр 13.10.2016

9, 11 класс укучылары бүген сайлау фәннәре буенча сынау имтиханы эшләделәр. Алар алда торган төп дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен ныклы белемнәр кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
-
Көзге экскурсия 11.10.2016

1 нче класс укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар терек һәм терек булмаган табигатьне күзәттеләр.
-
“Авыл укытучысы — 2016” бәйгесе нәтиҗәләре 08.10.2016

6 октябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы — 2016” бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе уздырды. Анда “Авыл укытучысы — 2016” бәйгесенең җиңүчеләре Ландыш Әһлетдинова, Миләүшә Зарипова, Резеда Галимова, “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева, бәйгенең жюри әгъзасы Мидхәт Садыйков катнашты. Соңыннан Ратушада уздырылган өстенлекле “Мәгариф” милли проектында катнашкан иң яхшы мәгариф хезмәткәрләрләренә һәм “Авыл укытучысы – 2016” конкурсында җиңгән укытучыларын бүләкләү тантанасында “Авыл укытучысы – 2016” конкурсының I – III урынны алучы 3 педагогка ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Мәгариф” журналының Дипломнары һәм туннар, ә төрле номинациядә җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Мәгариф” журналының Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: “Без әлеге конкурсны “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары белән бергә үткәрәбез. Әлеге мөһим конкурсны оештырган өчен аларга зур рәхмәт. Авыл җирендә һәм шәһәрдә укытуы процессы аерылып торырга тиеш түгел. Һәркайда да талантлы һәм югары белемле кадрлар укытырга тиеш. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безнең алдыбызга шундый бурыч куйды. Без киләсе елда “Авыл укытучысы” конкурсын тагын да югарырак дәрәҗәдә күтәрергә һәм тагын да кызыклырак бүләкләр булдырырга уйлыйбыз”, — диде үзенең чыгышында. Котлыйбыз Сезне Миләүшә Рафис кызы!!! Яңадан-яңа иҗади табышлар телибез.
-
Акция «Здоровая пробежка» 08.10.2016

В рамках реализации плана работы по развитию республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные Дети» на 2016 год Министерство образования и науки Республики Татарстан и Управление Федеральной службы России по контролю за оборотом наркотиков Республики Татарстан, отряд СМС «ЭРОН», в сопровождении педагога-организатора,8 октября провел акцию «Здоровая пробежка».
-
Хокук бозуларны кисәтү 07.10.2016

Шушы көннәрдә укучыларыбыз белән очрашуга мәктәп полиция хезмәткәре Нигматуллин Мансур Камбил улы килде. Ул,хокук бозуларны булдырмау максатыннан, укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре, чит әйберләргә тимәү, кич чыгу мәсьәләсе буенча әңгәмә алып барды.
-
Профориентационное тестирование 06.10.2016

5 октября в школе прошло мероприятие по профориентационной работе с учащимися 8-11 классов с участием специалиста ГКУ «Центр занятости населения» г.Казани Диляры Ривкатовны Биккимеевой. В ходе встречи старшеклассники познакомились с услугами, предоставляемыми службой занятости, а также были проинформированы о ситуации на рынке труда в республике, о востребованных профессиях. С учащимися было проведено профессиональное тестирование с целью осознанного выбора профессии.
-
Укытучылар көне белән!!! 05.10.2016

Бәйрәмең белән Сине, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе.
Дөнья серен безгә өйрәтүче.
Яшь җаннарга — Ходай илчесе!
Сезгә телибез саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
Яшь җаннарга - Ходай илчесе! Ул Сез - Укытучылар!
-
Бәйрәмең белән Сине, укытучым! 05.10.2016

Мәктәбебездә Укытучылар бәйрәме тантаналы төстә билгеләп үтелде. Иртәнге линейкада 6 класс укучылары барлык укучылар исеменнән укытучыларга бәйрәм котлавын җиткезделәр, матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.
-
“Укытучыңны котла” акциясе 05.10.2016

Укытучылар бәйрәме уңаеннан югары класслар советы укучылары һәм "SMS-дети" республикакүләм проектта катнашучы "ЭRON" отряды укучылары "Укытучыңны котла” акциясен уздырдылар, изге теләкләрен әйтеп, матур эчтәлекле открыткалар өләштеләр, котлау газетасы чыгардылар.













