Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес 03.03.2017

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Р. Җәләлетдинова 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан Ф. Яруллиннның "Кояштагы тап" темасына ачык дәрес уздырды. Дәрес бик эчтәлекле булды, тиешле югарылыкта үтте.
-
Мәктәптә чаңгы ярышлары. 01.03.2017

Мәктәбебез укучылар арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда һәр укучы актив катнашты. 8 класс укучысы Сәләхиев И.И., 7 класс укучысы Шакиров И.И. яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
"Подвиг Татарстанцев в годы Великой Отечественной войны". 25.02.2017

В 1-3 классе прошел классный час на тему "Подвиг Татарстанцев в годы Великой Отечественной войны". Познакомила героями Советского Союза Арского района.Рассказала о летчиках- бомбардировчиках,о подвигах простых солдат.
-
Хәрби-патриотик айлык. 24.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында һәр класс "Минем әтием" темасына коллаж ясады. Укучылар әтиләренең хәрби хезмәттә булган вакытлары турында материал тупладылар, әңгәмәләр үткәрделәр, фотографияләрен тупладылар.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2017

Башлангыч класс укучылары 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты күрсәттеләр. Кичә матур җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Авылдаш солдат-интерноционалистлар истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларга теләкләрен җиткерделәр.
-
“Данлы еллар” 22.02.2017

Хәрби – патриотик айлык кысаларында 9 класс укучылары белән “Данлы еллар” темасы астында тәрбия сәгате үтте. Тәрбия сәгатенең максаты:
-укучыларда туган илгә, туган халкына карата мәхәббәт тәрбияләү;
- туган иле өчен яу кырында ятып калган сугышчыларны искә алу;
- бүгенге көндә исән – сау булган сугыш ветераннарын хөрмәтләү.
-
“Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем!” 21.02.2017

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. М. Җамалиева “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем!” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә укучыларыбыз туган телебез турында бик эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, матур җырлары белән күңелләргә үтеп керделәр. Әлеге кичәдә катнашкан һәр кеше телебезнең саф, аһәңле, моңлы булуына тагын бер кат инанды.
-
Халыкара туган тел көне 20.02.2017

Татар теле атналыгы һәм Халыкара туган тел көне уңаеннан А. М. Җамалиева 2-6 нчы сыйныфлар белән " Туган тел ул - изге тел, атам-анам теле!" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә һәр милләтнең туган теле үзенә якын һәм кадерле булуы ассызыкланды. Укучыларга үз туган телебезне яратырга, сакларга кирәклеге искәртелде. Тәрбия сәгате бик эчтәлекле булды.
-
"Без бергә" фольклор фестивале 18.02.2017

Халык авыз иҗаты әсәрләрен барлау, аларны белү, онытмау халкыбызга, милләтебезгә горурлык, хөрмәт хисләрен күрсәтә. Тәрбиянең бер өлеше булган халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү - безнең бурыч. Шул максаттан мәктәбебездә "Без бергә" фольклор фестивале узды. Фестивальдә укучылар төрле номинациядә халык иҗаты әсәрләрен башкардылар. Һәр укучы бик теләп катнашты. Җиңүчеләребез район турына тәкъдим ителде.
-
Акция «Яркая, здоровая зимушка – зима». 17.02.2017
Участники республиканского антинаркотического проекта «SaмоSтоятельные Дети» провели республиканскую акцию «Яркая, здоровая зимушка – зима».На территории школьного двора для учащихся 2 и 4 класса были организованы зимние подвижные игры, такие как: «Снежная дорожка», «Тройка мчится», «Греемся», «Биатлон», отгадали загадки. Целью акции стала популяризация активного, позитивного и здорового образа жизни среди подрастающего поколения.















