Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
"Көзге мәрхәмәтлелелк атналыгы" кысаларында 5 нче класста "Без бергә" исеме астында тәрбия сәгате үтте 26.09.2017

-
"Юлда сак бул, һәрвакыт кагыйдәләрне үтә!" 26.09.2017

9 нчы сыйныф укучылары Габдрахманова Н.Ш. җитәкчелегендә "Юлда сак бул, һәрвакыт кагыйдәләрне үтә!" темасына коллаж ясадылар. Балалап бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юлда йөрү каыйдәләрен искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнаттылар. Нәниләр шат һәм канәгать калдылар.
-
Республиканың Яшь гражданнары форумы узды. 24.09.2017

Мәктәбебез укучылары Гайфуллина Д., Закирова Г., Кәримова А. педагог-организатор А. М. Җамалиева җитәкчелегендә Республиканың Яшь гражданнары форумында катнашты. Укучылар өч юнәлешкә бүленеп үзләрен борчыган сорауларын уртаклаштылар, иң креатив фикерләр район администрациясенә җиткерелде. Укучыларның сорауларына Л. М. Осина җавап бирде. Әлеге очрашу бик эшлекле һәм истә калырдай булды.
-
"Укучының мәдәни көндәлеген" тапшыру 18.09.2017

Мәктәбебез китапханәсендә авыл китапханәчесе Йосыпова Надия, мәктәп китапханәчесе Әхмәдуллина Фирүзә һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Фазылҗанова Гөлфия катнашында башлангыч сыйныф укучыларына район мәгариф бүлегеннән кайтартылган "Укучының мәдәни көндәлеген" тапшыру булды.Китапханәчеләребез мәдәни көндәлекнең файдалы якларын , анда язылган бик күп мәгълүматларның дәрес вакытында да кулланып булганлыгы турында ассызыклап әйтеп киттеләр. Укучыларга бу көндәлекне һәрвакыт үзләре белән йөртергә истәлекле урыннарга:музейларга, кино-театрларга, китапханәләргә һәм башка шундый җирләргә барганда әлеге көндәлекне алып барып, җитәкче абый-апаларга билгеләтеп имзалар куйдырырга кирәклеге,фотолар туплап көндәлекне һәрдаим тутырып барырга кирәклеге әйтелде. Уку елы ахырында иң күп җирләрдә булган укучыларны табып, җиңүчеләрне билгеләп китәчәклеге искәртелде. Бу көнне исләрендә калдырсыннар өчен укучыларга кечкенә генә истәлек бүләге дә тапшырылды.
-
Экстремизмга - Юк дибез! 15.09.2017

"Экстремизмга - Юк дибез!" айлыгы кысаларында классларда тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Ата-аналар җыелышы. 13.09.2017

!3 нче сентябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте. Участковый балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау өчен профилактика чараларын системалы алып барырга кирәклеген җиткерде,яңалыклар белән таныштырды. Җирлек фельдшеры грипп, аннан саклану чаралары, ваксинация ясау тәртипләре турында сөйләде.
-
Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары якташыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музее тирәсенә юкә агачлары утырттылар. 12.09.2017

-
Эчүчелеккә каршы бергәләп көрәшик! 11.09.2017

9 нчы класс укучылары белән китапханәче Юсупова Н.Р. "Эчүчелеккә каршы бергәләп көрәшик!" темасына әңгәмә үткәрде. Сәламәт яшәү рәвеше каыйдәләрен бергәләп искә төшерделәр. Әзерләнгән күргәзмәдән укучылар файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
Встреча со студентами АПК 09.09.2017

9 сентября ученики 9 класса пригласили на беседу студентку 1 курса Сафину Э , которая поделилась своими первыми впечатлениями студенческой жизни. Также на встрече была студентка 3 курса Ахметшина З, которая рассказала о кружках, секциях, праздниках. Ученики получили ответы на свои вопросы.
-
Бердәмлек һәм терроризмга каршы тору көне 04.09.2017

3 сентябрь көнне ел саен Россиядә бердәмлек көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне теракт вакыйгаларында корбан булганнарны искә алалар. Шул уңайдан мәктәбебездә дә төрле чаралар үтте. Класс җитәкчеләре тәрбия сәгатьләре үкәрделәр, видеофильмнар, презентацияләр аша бу көннең әһәмиятлелеген аңлаттылар.















