Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Фәнис Яруллинның тууына 80 ел 10.02.2018

9 нчы февраль көнне яраткан язучыбыз , шагыйрь Фәнис Яруллинның тууына 80 ел булды. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.М.Җамалиева тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар шагыйрьнең тормышы, иҗатына багышланган видеосюжет белән таныштылар. Әлеге тәрбия сәгате укучыларда Фәнис абый Яруллин иҗатына карата кызыксыну уятты.
-
" Замечательный вожатый" конкурсы 08.02.2018

Район күләмендә " Замечательный вожатый" конкурсы булып үтте. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Валитова Л. катнашты. Конкурста алар үзләре белән таныштырдылар, педагогик ситуацияләр чиштеләр, сорауларга җавап биреп, зал белән уен оештырдылар. Әлеге төр ярышларда Лидия дә үзен яхшы яктан күрсәтеп, хөкемдарлар тарафыннан уңай бәя алды. Афәрин, Лидия, киләчәктә дә уңышлар телибез сиңа!
-
8 февраль – Яшь антифашистлар көне. 08.02.2018

8 февраль – Яшь антифашистлар көне. 1,3 класс укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Наиловна белән бергә бу көнне искә алдылар.Балаларга бик күп өстәмә мәгълумат бирелде
-
Укучыларыбыз эшчәнлеге. 07.02.2018

1 нче сыйныф укучылары «Минем сыйныфым» дигән темага проект эше башкардылар. Аларга бик ошады.
-
Мәктәбебез укучысы татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призеры. 06.02.2018

Яңа Кишет мәктәбенең 7 класс укучысы Валитова Л. татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында призёрбулды. Укытучысы – Җәләлетдинова Г. Р. Сезне чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Сталинград янында җиңүгә 75 ел 03.02.2018

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә 2 нче февраль көнне "Сталинград янында җиңүгә 75 ел" тулу уңаеннан батырлык дәресе үткәрелде. Тарих укытучысы Сабирзянова Г.Р. бу датаның сугышчан дан көннәре исәбенә керүен, аның әһәмиятен аңлатты. Шул көннәрдә төшерелгән документаль кадрлар каралды. Укучылар якташыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның сугышчан юлы турында мәгълүмат алдылар, Сталинград сугышында күрсәткән батырлыкарын искә төшерделәр. 9 нчы класс укучылары Геройның музей йортында булдылар.
-
Матбугат күзәтләре. 01.02.2018

2 нче класс укучылары яңа килгән балалар өчен журналлар белән даими танышып баралар.
-
27 январь Россиядә Хәрби Дан көне буларак билгеләп үтелә 27.01.2018

27 нче январь Россиядә Хәрби Дан көне буларак билгеләп үтелә. Бу Ленинград блокадасын тулысынча өзгән көн. Бүген мәктәптә әлеге истәлекле датага багышланган тәрбия сәгате у узды. Тарих укытучысы Г.Р.Сабирзянова балаларга Ленинград блокадасы турында сөйләде һәм әлеге куркыныч хәлләр турында кино күрсәтелде.
-
"Дуслык дәресе" 25.01.2018

25 нче январь көнне классларда "Дуслык дәресе" узды. Укучыларга класс җитәкчеләре "дуслык" сүзе мәгънәсенең тирәнлеген, купкырлылыгын аңлаттылар. Бергәләп дуслык турында кыска хикәяләр укып анализладылар, дуслык турында мәкальләр укыдылар.
-
Технологиядән ачык дәрес. 24.01.2018

Бүген, ягъни 24 нче гыйнвар көнне, 7 класста технологиядән “Тукымага рәсем ясау” темасына ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә укучылар батик ясау технологиясен, аның төрләре белән таныштылыар. Тукымага төрле әкият геройларын төшереп, аларны дөрес итеп буярга өйрәнделәр. ФГОС таләпләре буенча үткәрелгән дәрес укучыларга бик ошады.















