Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Республиканская добровольческая акция «Доброгод» 21.04.2018

В рамках республиканской добровольческой акции «Доброгод» Габдрахманова Н.Ш. провела Квест- игра: « С песней к победе..»
-
“Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз” 19.04.2018

“География һәм биология атналыгы” кысаларында 7-8 класс укучылары белән “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара КВН формасында алып барылды. Укучылар кошлар турында табышмаклар чиштеләр, яраткан кошларын рәсемгә төшерделәр, күп кенә сорауларга җавап бирделәр. Бу чарада 7 класс укучылары җиңеп чыкты. Ә башлангыч класс укучылары кошлар турында шигырьләр сөйләделәр. Кичә күңелле үтте, укучылар кошлар турында бик күп мәгълүмат белделәр.
-
"Безопасное колесе" 16.04.2018

Район күләмендә үткән "Безопасное колесо" ярышында мәктәбебез командасы ( Каримова Г., Җамалиева Р., Абакаров Д, Ситдиков И., җитәкчеләре Җамалиева А.М.) уңышлы чыгыш ясады. Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Теннис, бадминтон буенча профсоюз ярышлары. 16.04.2018

Мәктәбебез укытучылары теннис, бадминтон буенча зона ярышларында катнаштылар. Теннис буенча Гараева Г.И. һәм Минзянов Ф.М. 2 урын, бадминтон буенча Ибрагимова Г.Р. һәм Сайфутдинов Р.Р. 3 урын алдылар. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
Географиядән сынау имтиханы 14.04.2018

14 апрель көнне 9 класс укучылары географиядән сынау имтиханы эшләделәр. Кадерле укучылар, сезгә дәүләт имтиханнарында уңышлар телибез!
-
Укучыларыбыз Мамадышта узган төбәкара иҗади эшләр конкурсында катнаштылар. 13.04.2018

Мәктәбебез укучылары Рафаил Газизов исемендәге төбәкара иҗади эшләр конкурсында катнашты. Нәтиҗәдә 5 нче класс укучысы Абакаров Д. 3 урын, 6 нчы класс укучысы Җамалиева Р. 1 урын алды. Мәгариф һәм фән министрлыгының грамотасына, истәлекле бүләгенә ия булдылар. Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җамалиева А.М. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Географиядән ачык чара “Соңгы герой” 13.04.2018

13 апрель көнне география атналыгында “Соңгы герой” исеме астында класстан тыш чара – дидактик уен күрсәтелде. Уенда 6 – 7 нче класс укучылары көч сынаштылар, алда торган сынауларны үттеләр. Һәр сынаудан соң 1әр уенчы уеннан чыгарылды. 7 класстан Кәримов Ильназ соңгы герой - җиңүче булды.
-
Косманавтика көненә багышланган “Космик ярыш” 11.04.2018

11 апрель көнне 5 – 9 класс укучылары өчен Косманавтика көненә багышланган “Космик ярыш” дип исемләнгән ачык чара булды. 8 – 9 нчы класс укучылары командалар булып ярыштылар. “Гагарин” командасы иң күп балл җыеп 1 нче урынны алды.
-
Географиядән ачык дәрес 10.04.2018

10 апрель көнне укытучы Галимҗанова Л.Б. 9 класста “Россия регионнары буенча гомумиләштерү” темасы буенча геграфиядән ачык дәрес күрсәтте.
-
Кош рәсемнәренә конкурс 09.04.2018

9 апрель көнне мәктәптә кош рәсемнәренә конкурс үткәрелде. Конкурста 1 – 6 класс укучылары актив катнаштылар.















