Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Ярдәм 09.12.2025

Коллективыбыз махсус хәрби операциядәге егетләргә һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Мондый авыр чорда, бөтен илебез халкы өчен иң мөһиме бердәм булу, батырлык һәм көч күрсәтүче егетләрне ташламау.
-
“Татар кызы, татар егете – 2025” 08.12.2025

Бүген Арчаның 5 нче номерлы мәктәбендә “Татар кызы, татар егете – 2025” исемле бәйге узды. Бу бәйгедә мәктәбебез укучылары Шәмсетдинова Зилә, Абдуллин Фаяз лаеклы чыгыш ясап, “Иң татар җанлы пар” номинациясендә җиңүче булдылар. Котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
“Солдатка хат” акциясе 03.12.2025

Мәктәбебез укучылары “Солдатка хат” акциясендә катнаштылар. Егетләребезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар. Аларга сәламәтлек, тиз арада сугышлар бетеп, дөньялар тынычланып, егетләребез гаиләләренә кайтып, тыныч тормышта яшәүләрен теләделәр.
-
3 нче декабрьдә – Халыкара инвалидлар көне 03.12.2025

3 нче декабрьдә – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, олылар турында сүз бара. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булырга, хәлләрен аңларга, авыр тормышларына терәк, кайгы – хәсрәтләрендә юаныч булырга тырышыйк. Бер – беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.
-
“Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне” 02.12.2025

8-9 нчы сыйныфларда “Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне” уңаеннан класс сәгате үткәрелде.
-
«Географический диктант -2025» 02.12.2025

Всероссийская акция «Географический диктант -2025» прошла накануне и в нашей школе. Написали диктант у нас ученики 8 класса, вместе с организатором, учителем географии Ф.Х. Кашшаповым. Вопросы были интересными и необычными. При этом они как - бы мотивируют нас, побольше узнать о географических объектах и особенностях природы нашей большой страны.
-
Кадерлеләребез, бәйрәм белән! 29.11.2025

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Кадерлеләребез, Сезне бәйрәм белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телибез.
-
Профсоюз ярышы 20.11.2025

Мәгариф хезмәткәрләре арасында “Сикертән төп гомуми белем мәктәбе”ндә бадминтон, теннис ярышлары булып узды. Мәктәбебез укытучылары, хезмәткәрләре ярышта бик теләп катнаштылар. Ахунов А.В. 3 нче урын (бадминтон), Абдуллина Г.Г 3 нче урын (теннис), Файзрахманов А.А. 2 нче урын (теннис) яуладылар. Хезмәттәшләребезгә сәламәтлек, уңышлар телибез.
-
«Неделя психологии» 19.11.2025

В рамках «Неделя психологии» в 8 классе было проведено занятие «Справляемся с сильными эмоциями». Цель мероприятия: развитие умения осознавать эмоциональное состояние и понимать его проявления, мотивации к управлению собственным эмоциональным состоянием; совершенствование умений адаптироваться к меняющимся социальным, информационным и иным условиям, стрессовым ситуациям.
-
Республикакүләм балалар һәм яшьләр драматургия бәйгесендә
18.11.2025
5 ноябрь - Әтнә халык театры режиссеры, үз халкының, үз туган җиренең ватанпәрвәре Гомәр Мәрдәновның туган көне! Аның тууына 95 ел!
Шул унайдан Әтнәдә Гомәр Мәрдәновка багышланган күп чаралар үтте. Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында узучы Республикакүләм балалар һәм яшьләр драматургия бәйгесенең нәтиҗәләрен дә игълан иттеләр.Мәктәбебез укучысы Әхмәтвәлиева А.әлеге мәртәбәле бәйгедә катнашып кызыксындыру бүләгенә ия булып,"Без бит авыл малае" спектакле премьерасын карап кайтты.Азалияне котлыйбыз, яна иҗади унышлар телибез.
















