Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
-
Балалар бакчасында "Серле яңа ел"исемле балалар иртәсе 26.12.2025

Бәйрәм җиткәнен чыршы
Кайлардан гына белгән.
Энәле күлмәген кигән дә
Безгә кунакта килгән.
Дуслар белән бергәләп
Бәйрәмне каршыладык.
Чыршы тирәли уйнап
Җырлап күңел ачтык без.
Яңа ел -иң сихри, иң матур ,иң тәмле бәйрәмнәрнең берсе ул.
Безнең балалар бакчасында "Серле яңа ел"исемле балалар иртәсе булды.
Иң беренче үткән елга йомгак ясалды.
Конкурсларда катнашкан балаларга
Һәм бакча тормышында актив катнашкан әти- әниләргә рәхмәт хатлары тапшырылды .
Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар , биеделәр,
күңелле уеннарда катнаштылар.
Барсы да яңа ел бүләкләре һәм бәйрәм кәефе алды. -
Район башлыгы чыршы бәйрәмендә 25.12.2025

Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме узды. Чарага сәләтле балалар, уку алдынгылары, олимпиадалар җиңүчеләре, җәмәгать эшләре активистлары, сәнгать һәм спортта уңышлар яулаучылар чакырылды.
Тантаналы өлештә Алмаз Хисаметдинов балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, уңышлар теләде.
Аннан балаларга чын Яңа ел тамашасы тәкъдим ителде. Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән, “Могҗиза көткәндә” әсәре буенча куелган музыкаль спектакль җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдә танылган бию коллективлары һәм яшь җырчылар чыгыш ясады.
Әлеге матур чарада безнең дә актив һәм тырыш укучыларыбыз катнашып кайттылар. -
Татар китабы йортында. 24.12.2025

6 нчы сыйныфтагы кызларыбыз Әхмәтвәлиева Азалия һәм Йосыпова Зәмирә "Сабантуй" журналы уздырган "Яраткан китапханәчем" бәйгесендә мәктәбебез китапханәчесе Шәмсетдинова Фәридә Фәнис кызы,авылыбыз китапханәчесе Җәләева Раушания Мәхмүт кызы турындагы язмалары белән катнаштылар.Аларның иҗади эшләре "Сабантуй" битләрендә дөнья күрде.Бу мәртәбәле бәйгенең җиңүчеләре буларак, алар Казан каласына кунакка чакыру алдылар.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Милли музее филиалы- Татар китабы йортында, Ш.Камал музее бинасында узды.Казан кунакларына бина буенча экскурсия уздырдылар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Яңа елның татлы күчтәнәче - искитмәле матур "Сабантуй"лы торт белән сыйладылар.
"Сабантуй"га зур рәхмәт. Китапханәчеләребезне дә, кызларны да котлыйбыз!
















