Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Бүген бездә өмә 15.04.2016

-
Яз килүен сурәтлибез 14.04.2016

Максат:Балаларны рәсемдә яз билгеләрен дөрес сурәтләргә ,сурәтләрне кәгазь битендә аларның чынбарлыктагы урыннарына бәйле рәвештә урнаштырга өйрәтү,
-
Сыерчыклар килде безгә 13.04.2016

Максат:Балаларда кошларга карата сак караш,кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.Кошлар турында белешмә бирү,тышкы билгеләренә карап танырга өйрәтү.
-
Әңгәмә"Космонавтика көне" 12.04.2016

Максат:Балаларда космонавтика көне турында белемнәрне формалаштыру,кызыксынучанлыкларын,алган белемнәрен мөстәкыйль куллана белү сәләтен үстерү.
-
Cаф һавада уйнавы күңелле 11.04.2016

Саф һавада үткәрелгән уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик яктан тәрбияләүдә әһәмиятле чараларның берсе. Хәрәкәтле уен вакытында сәламәтләндерү, тәрбияви, белем бирү бурычлары үтәлә. Балаларның төрле хәрәкәтләре һәм эшчәнлеге белән тәрбияченең дөрес җитәкчелек итүе аларның йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый, хәрәкәт итү аппаратларын ныгыта, матдәләр алмашын, аппетитны яхшырта, сәламәт йокыга булышлык итә. Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлек тәрбияләнә. Спорт элементлары кергән уеннар: хоккей, футбол, бадминтон балаларга
бигрәк тә нык ошый. Хәрәкәтле уеннарны игьтибар сорый торган уеннар белән чиратлаштырырга кирәк. Һәр баланың шәхси физик мөмкинлекләрен күздә тоту мөһим. Хәрәкәтчән һәм аз хәрәкәтчән балалар белән төркемләп эшләү тәрбиячедән күнегүләрне, җиһазларны җентекләп сайлауны таләп итә.
-
Физкультура белән шөгельләнәбез 08.04.2016

Максат:Балаларның физик сәламәтлекләрен ныгыту.Гимнастика эскәмиясе буйлап куллар белән тартылып шуышырга өйрәтү.
-
Музыка шөгелендә 07.04.2016

Максат:Мөстәкыль рәвештә җырның эчтәлеген чагылдырган хәрәкәтләр,бию хәрәкәте элементлары вариацияләрен уйлап табарга өйрәтү.
-
Җәен соры,кышын ак...Әвәләү шөгыле 06.04.2016

Максат:Балаларда образларны барлыкка китерү өчен элек үзләштергән төрле ысулларны иркен рәвештә файдалануда күнектерү.Куянның характерлы хәрәкәтләрен ясый белергә өйрәтү.
-
Матрёшкаларны бизәдек 05.04.2016

Максат:Балаларның декоратив иҗатын ,татар халык бизәкләре мотивлары буенча инде балаларга таныш булган күнекмәләрне үстерү.Матрёшканы бизәгәндә татар халык бизәге элементларын куллану.
-
Курчак театры бездә кунакта 01.04.2016

Максат
- сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү ;
- мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.
- музыка һәм хореография сәнгате нигезләре белән танышу;
- балаларда эстетик, әхлак һәм хезмәт тәрбиясен тормышка ашыру;















