Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Тәҗрибә үткәрәбез. 02.03.2017

Балалар белән бер савытка суганнар, ә сулы шешәләргә агач ботаклары утырттык. Хәзер без көн саен аларда булган үзгәрешләрне күзәтеп торабыз. Сулары бетсә, су сибәбез. Балалар суганнарның кыяк чыгарганын, агач ботакларының яфрак ярганын күзәтәчәкләр. Соңыннан тәҗрибәбезгә нәтиҗә ясала.
-
Чаңгы шудык. 01.03.2017

Чаңгыга басар алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде: чаңгыны дөрес кию; таяклары белән сак эш итү, һ.б. Балалар белән чаңгыда шууның төрле алымнарын эшләп карау (кушаяклап этелү, аякларны шудырып атлау алымы һ.б.). Максат: балаларның кече яшьтән үк чаңгыда йөри белүләренә ирешү; мөстәкыйльлекләрен үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту.
-
"Сөйкемле Шүрәле" бәйгесенә эшләнмәләр. 28.02.2017

-
Кыршау әйләндерәбез. 27.02.2017

Зурлар төркемендә физкультура шөгыле. Максат: кыршау әйләндерүне ныгыту. Кыршауны билгә дөрес куеп, озак итеп әйләндерергә өйрәнү. Һәр бала белән индивидуаль эшләү. Игътибарлылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү.
-
Бәйрәм белән кадерле әтиләребез! 22.02.2017

Балалар кулы белән ясалган бүләкләр әтиләрне сөендерсен. Кадерле әтиләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.
-
Бию өйрәнәбез 21.02.2017

1 нче кечкенәләр төркеме "Тамчылар" биюен өйрәнә.
-
Күлмәкләр тегәбез. 20.02.2017

Музыка җитәкчебез - Лилия - балаларга җыр-бию генә өйрәтеп калмый, ә бәйрәмгә күлмәкләр дә тегә. Тиздән 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме җитәчәк. Лилия һәр биюгә туры китереп күлмәкләр тегә. Афәрин!
-
Кисеп ябыштыру шөгыле. 17.02.2017

Тиздән 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан балалар да әтиләренә үз куллары белән бүләк әзерләделәр.
-
Хәрби танклар ясадык. 16.02.2017

Максат: Балаларга танк өлешләрен (корпус, түбәсе, пушкасы, пулеметы, командир люгы, тәгәрмәч чылбыры, тәгәрмәчләре) ныклап ялгап ясарга өйрәтүне дәвам итү. Россия Хәрби көчләре турында күзаллауларын киңәйтү. Балаларда мөстәкыйльлек, игътибарлылык тәрбияләү.
-
Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2017

Максат: армия, Ватан турында күзаллауларын киңәйтү; герой-шагыйрь Муса Җәлил белән таныштыруны дәвам итү, аның сүзләренә язылган җырлар тыңлау, шигырьләр уку һәм өйрәнү, шөгыль барышында очраган яңа сүзләрнең мәгьнәсен аңлату, сүзлек запасын баету, милли горурлык хисе тәрбияләү.















