Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Математикадан эш дәфтәрләрендә эшләү. 02.05.2017

Уртанчылар төркеме. Максат: 5 кә кадәр саннарны кабатлау, аларны тану. Рәсемнәрнең кайсы геометрик фигурага охшаганын билгеләү, геометрик фигураларны дөрес атау. Бирелгән рәсемне дөрес төсләргә буяу, төсләрне дөрес тану.
-
Агач утырттык. 29.04.2017

Без садик территориясендә өмә ясадык, агачлар утырттык.
-
Экологик бәйрәм: "Чәчәкле аланда". 28.04.2017

Бездә бүген экологиягә багышланган бәйрәм үткәрелде. Анда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме катнашты. Кунакка Арчадан Татарстан республикасы экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш килде. Ул балаларның чыгышларын мактады, аларга уңышлар теләде.
-
Бездә бүген курчак театры 27.04.2017

Курчак театры балаларга "Куян маҗаралары" исемле спектакль күрсәтте. Балалар бик кызыксынып, игътибар белән вакыйгалар агышып күзәттеләр; рәхәтләнеп көлделәр, кул чаптылар. Спектакль бик матур булды.
-
Без - Тукай оныклары. 26.04.2017

Максат: Г.Тукай иҗаты буенча балалар арасында кызыклы викторина үткәрү; балаларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Тукай шигырьләрен һәм әкиятләрен искә төшерү. "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигырьләрен сәхнәләштерү, "Туган тел" җырын җырлау.
Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син,
И моңлы, нурлы Тукай.
-
Площадкада эшләдек. 25.04.2017

Балалар уен площадкасын чүпләрдән арындырырга булыштылар: корыган ботакларны җыйдылар, җил белән очып килгән чүпләрне чиләккә тутырдылар. Максат: балаларны хезмәт тәрбиясенә тарту, тирә-юнь мөхитне пычратмаска, табигатьне сакларга кирәклеген төшендерү.
-
Песиле тал бөреләрен карау. 24.04.2017

1 нче кечкенәләр төркеме. Тема: Песиле тал бөреләрен карау. Максат: 1) балаларны песиле тал, аның өлешләре (ботаклар, бөреләр) белән таныштыру, табигатьтәге язгы күренешләр турында белемнәр формалаштыруны дәвам итү; 2) сүз байлыгын киңәйтү һәм песиле тал, ботак, бөре, йомшак, хус исле сүзләре исәбенә сүзлекне активлаштыру; 3) балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген, хәтерен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.
-
"Йомры икмәк" бармак театрын уйнау. 21.04.2017

-
Рэсем ясау. "Тәүге чәчәкләр". 20.04.2017

Җирдә беренче чәчәкләр,
Язның ләйсән яңгыры,
Һаваларда тургай моңы,
Күнелдә шатлык җыры.
-
Миләүшә чәчәген өйрәнү. 19.04.2017

Балаларны бүлмә гөлләре белән таныштыруны дәвам итү, миләүшә чәчәген күрсәтү. Аны танырга, исемен әйтергә, төзелеше(чәчәге, сабагы, яфраклары) буенча аера белергә өйрәтү, сүз байлыгын киңәйтү. Балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү. Үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.















