Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Котлыйбыз! 11.02.2023

10 февраль көнне Арча шәһәрендә отряд вожатыйлары республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.24 иң яхшы отряд вожатые арасыннан 8 сыйныф укучысы Хамидуллина Камилә 2 урын яулады.Камиләне чын күңелдән котлыйбыз,киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Россия чаңгы юлы - 2023 11.02.2023

11 нче февраль көнне Арча шәһәре стадионында ел саен үткәрелә торган «Россия чаңгы юллары-2023» акциясе узды. «Россия чаңгы юллары» иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсе. Кышкы бәйрәмнәрнең данлы тарихы булган«Россия чаңгы юллары» акциясе елдан-ел мөһим вакыйгаларга әверелә бара. Укучыларның спорт белән шөгыльләнүләре, сәламәтлекләрен ныгытулары, чаңгы юлларын калынайтулары безне куандыра. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл да була.
-
10 февраля- День памяти А. С. Пушкина 10.02.2023

В России 10 февраля отмечают День памяти Александра Сергеевича Пушкина. Важная для истории дата напоминает нам о трагедии – именно в этот день в 1837 году величайший поэт погиб от смертельного ранения на дуэли. Однако его стихи остались бессмертными. Поклонники вдохновляются творчеством солнца русской поэзии и по сей день.
Сегодня учителя начальных классов проводили с детьми викторину по сказкам А.С. Пушкина.
-
"Солдатны котла" акциясе 10.02.2023

Мәктәбебез укучылары мобилизацияләнгән солдатларга матур теләкләр язылган хатлар әзерләделәр, аларны бәйрәм белән котладылар. Хатларда укучылар солдатларга саулык-сәламәтлек һәм тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.
-
Лыжня России 09.02.2023

-
IX класс укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе../ Итоговое собеседование для IX класса. 08.02.2023

Бүген IX класс укучылары, төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга мөмкинлек алу өчен, йомгаклау әңгәмәсендә катнаштылар.
-
“Күпмилләтле дәүләттә милли йолалар һәм бәйрәмнәр” татар видеороликлары бәйгесе 08.02.2023

Арча районы мәгариф идарәсе белән берлектә Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Күпмилләтле дәүләттә милли йолалар һәм бәйрәмнәр” татар видеороликлары бәйгесе үткәрелде. Бәйге видеороликлар аша туган телне, милли йолалар һәм бәйрәмнәрне популярлаштыру максатында оештырылды. Барлыгы 31 эш килде. Җибәрелгән видеороликлар 2 яшь категориясенә бүленеп каралды: 1 - 4 сыйныфлар, 5-9 сыйныфлар.Нәтиҗәләр белән түбәндә таныша аласыз.
- Видеороликлар бәйгесе нәтиҗәсе 08.02.2023
-
"Тәмле география" уен - ярышы 07.02.2023

Максат: географиядән алган белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту; география фәненә кызыксыну тәрбияләү.
-
Татарстан Республикасының Дәүләт Гербы көне 07.02.2023

Бүген, 7 нче февраль — республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн — Татарстан Республикасы гербы көне.
Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 нче февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Гербның уртасында канатлы ак барс сүрәте.
Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Үз туган илебездә бербөтен булып, иминлектә яшәргә насыйп булсын.










