Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном» 27.02.2023

27 февраля в нашей школе классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». « Разговоры о важном » — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «ТРАДИЦИОННЫЕ СЕМЕЙНЫЕ ЦЕННОСТИ» Цель: формирование у обучающихся понимания традиционных российских семейных ценностей; преемственности поколений, взаимоуважения и взаимопомощи в семье. Формирующиеся ценности: ценность семейных отношений, преемственность поколений в семье, историческая память.
-
"Май чабу"- бик борынгы заманнан сакланып килгән бәйрәм / Праздник "Масленица" 25.02.2023

Май чабу – борынгы рус халык бәйрәме. Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы ел саен төрле. 2023 елда Май чабу 20-26 февральгә туры килә. Ул җиде көн дәвам итә. Бу көннәрдә кешеләр күңел ачалар, кунакка йөрешәләр һәм коймак ашыйлар. Коймак атнасы – язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Олы уразага керер алдыннан, халык кыш белән саубуллаша, язгы җылы көннәргә шатлана, сөенә. Халыкта, әгәр Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар.
Укучыларыбыз бүген "Май чабу" бәйрәме тарихы белән таныштылар. Алар милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны белергә, милләтара дуслыкны, бердәмлекне күреп, аңлап үсәргә тиеш.
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! 23.02.2023

Хөрмәтле ир-егетләребез, сезне чын күңелдән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар телибез. Һәрчак безгә кирәк һәм терәк булып гомер итегез!
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
Бәйрәм белән әтием! 23.02.2023

Бүген әтиләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Кояш шуңа шатлана.
Әтиләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әтиләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2023

Бүген кадерле әтиләребезне мәктәпкә кунакка чакырдык. Башлангыч сыйныф укучылары бәйрәм концерты куйдылар.
Хөрмәтле абыйлар, егетләр, малайлар!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле, сез батыр, сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк!
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк! -
Мәктәбебездә кунакта әфганчы ветераныбыз Каюмов Газинур абый. 22.02.2023

- Конкурс «Смотр строя и песни» 22.02.2023
-
«Тамчы – шоу» интеллектуаль уены 21.02.2023

6,7 сыйныф укучылары ике командагы бүленеп, “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенында туган тел буенча белемнәрен күрсәттеләр. Чара ана теленә багышланган шигырьләр, татар халык җырлары белән үрелеп барды. Укучылар һәм укытучылар командаларга көч биреп, дәртләндереп тордылар.
-
Хоккей ярышы.
21.02.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында 5-9 сыйныф укучылары арасында хоккей ярышы үткәрелде.
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2023

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.










