Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Хәрби-патриотик айлык 02.02.2015

Укучыларыбыз хәрби-патриотик айлык барышында булачак "Аҗаган" уенына әзерлекне башладылар.
-
Математика атналыгына йомгак 31.01.2015

Бүген математика атналыгы тәмамланды. Укучылар атналыкта бик актив булдылар, күп яңалыклар белән таныштылар.
-
“ Могҗизалар кыры” уены. 30.01.2015

Математика атналыгы кысаларында бүген “ Могҗизалар кыры” уены булды. Уенга 7-9 класс укучыларыннан һәр турга 3әр уенчы сайлап алынды. Укучылар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Җиңүче - 8 класс укучысы Газизов Айназ. Афәрин!
-
Ачык дәрес: “Вакланмалар” 29.01.2015

Пәнҗешәмбе көнне 5 класста “Вакланмалар” темасына ачык дәрес үтте. Математика укытучысы Салахова Г.М. дәрестә яңа технологияләр, төрле эш формалары аша укучыларны актив эшчәнлеккә тартты.
-
А.П.Чехов 29.01.2015

2015 Год литературы в РФ. В школе утвержден план работ, посвященных Году литературы. К 155 летию со дня рождения А.П.Чехова работает выставка "В человеке должно быть все прекрасно: и лицо, и одежда, и душа, и мысли."
-
Ачык тәрбия сәгате 28.01.2015

Бүген 7 класста "Игелекле эшнең иртәсе-киче юк" дигән темага ачык тәрбия сәгате үтте. Тәрбия сәгатендә укучылар изгелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык турында фикер алыштылар.
-
Иң көчле математик 27.01.2015

Бүген математика атналыгы кысаларында "Иң көчле математик " ярышы үтте. Ярышта укучылар математика буенча үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр. Җиңүче булып 8 класс укучысы Газизов Айназ танылды.
-
математика атналыгы
26.01.2015
Бүген мәктәптә математика атналыгы башланып китте.
Дүшәмбе Атналыкны ачу. Кызыклы сорауларга җавап табу.
Сишәмбе “Иң көчле математик ярышы”
Чәршәмбе Ачык тәрбия сәгате: “ Игелекле эшнең иртәсе – киче юк”. Телдән журнал. Күренекле математиклар.
Пәнҗешәмбе Ачык дәрес: “Вакланмалар” ( кабалау дәресе, 5 класс ). “Математика шәһәрләре буйлап сәяхәт”5 нче, 6 нчы класслар ярышы.
Җомга “ Могҗизалар кыры” уены. Интернет олимпиадада катнашу.
Шимбә Атналыкны ябу. Нәтиҗә ясау.
-
Ярышка әзерләнәбез 24.01.2015

Хоккей ярышына әзерлек бара.
-
Илназ Гарипов белән очрашу 23.01.2015

Мәктәбебезгә җырчы Илназ Гарипов килде. Ул Хәсәншәех мәктәбен тәмамлап, Арча педагогика көллиятенең музыка бүлегендә укыды. Илназ үзе укыган мәктәпне онытмый, укучылар белән теләп аралаша. Аңа иҗади уңышлар телибез.










