Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Юбилей медальләре 02.03.2015

28 февраль көнне Апаз мәдәният йортында шушы авыл җирлеге территориясендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел»юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге кичәдә катнашты.
-
Теннис 28.02.2015

Бүген Арчада өстәл теннисы буенча сайлап алу ярышлары булды. Анда безнең мәктәптән командасы да катнашты. Фәхретдинова Р. 5 нче, Закиров С.-4 нче, Әхмәдиев И. -2 нче урынны яуладылар. Команда 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз!.
-
Живая классика 26.02.2015

Сегодня в АСОШ №1 прошел муниципальный этап Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика". Из нашей школы выступил ученик 7 класса Гафетдинов Айрат и стал призером.
-
Хоккей 24.02.2015

Кичә Шушмабашта мәктәп укучылары арасында хоккей ярышы үтте. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Фотода Шумабаш һәм Хәсәншәех укучылары очрашуы.
-
Бәйрәм белән! 20.02.2015

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу – батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау. Бүген 7 сыйныф укучылары шушы бәйрәмгә багышланган чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
-
Картаймагыз әле, ветераннар! 19.02.2015

Мәктәбебездә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралалар дәвам итә. Бүген безнең мәктәптә тыл ветераннары белән очрашу үтте. Ветераннар сугыш чорындагы авырлыклар, хәзерге көннең бик матур булуы,турында укучылар алдында чыгыш ясадылар. Укучылар ветераннарга әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Шигырь укучылар конкурсы 18.02.2015

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Иң яхшы шигырь сөйләүче" конкурсы үтте. Бу бәйгегә укучылар зур җаваплылык тоеп, чын күңелдән әзерләнгән. Тыңлаучыларның күзләрендә яшь тамчылары шуны раслый. Жюри түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды:
Гран - прига 4 сыйныф укучысы Хабибуллин Надир ия булды.
Башлангыч сыйныф укучылары арасында I дәрәҗә диплом белән Гарифуллина Индира, II дәрәҗә диплом белән Зәкиева Зилия, Сафин Азамат бүләкләнде.
5 - 7 сыйныф укучылары арасында I дәрәҗә диплом Ахмадуллин Дәнифкә, II дәрәҗә диплом Закирова Галия һәм Гатина Сөмбелгә, III дәрәҗә диплом Мөхәммәдиева Фирүзә һәм Гатин Альмирга тапшырылды.
8 - 9 сыйныф укучылары арасында I дәрәҗә диплом Фәхретдинова Ризәләдә, II дәрәҗә диплом Закиров Илдан һәм Гафетдинова Гөлүсәдә.
Ахмадиев Илназ "Проза әсәрен сәнгатьле уку" номинациясендә I дәрәҗә дипломга ия булды.
Барлык укучыларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!
-
Фәнни-гамәли конференция 17.02.2015

Бүген Карадуган урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган М.Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференция узды. Анда безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Лилия катнашты. Ул уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Тәнзилә Габдрахмановна.
-
М.Җәлил музеенда 16.02.2015

Бүген безнең мәктәп укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Т.Г. җитәкчелегендә Балтач муниципаль районы Карадуган "Себер тракты тарихы" музеенда булдылар. Алар анда М.Җәлил, Бөек Ватан сугышы һ.б.лар турында күп кенә яңа мәгълүматлар белән таныштылар.
-
Татар теле атналыгы 16.02.2015

Бүген безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды.










