Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Язгы табигатькә экскурсия 14.03.2015

Бүген без җыелышып табигатькә экскурсия ясадык. Саф һава, язгы кояш безгә бик күп энергия бирде. Сәяхәтебезнең максаты - дару ясау өчен чимал буларак кулланылган нарат бөресе җыю. Без бу эшне уңышлы башкарып чыктык.
-
Хәрби техника модельләре 13.03.2015

Район күләмендә игълан ителгән "Хәрби техника модельләре" конкурсы безнең укучыларда зур кызыксыну уятты. Самолет, танкларның нинди генә төрләрен ясамады алар. Тик әлеге куркыныч кораллар белән балалар бары тик шушы модельләр аша гына танышсыннар иде. Сугышлар булмасын!
-
Рәхим итегез, кошкайлар! 12.03.2015

Тиздән җылы яктан кошлар кайта башлый. Без аларга матур оялар әзерләдек, агачларга урнаштырдык. Без канатлы дусларыбызны каршы алырга әзер!
-
"Правнуки ветеранов рисуют Победу" 11.03.2015

В рамках празднования Великой Победы объявлен республиканский конкурс "Правнуки ветеранов рисуют Победу". Ученики активно участвуют в школьном этапе конкурса.
-
70 еллыкка-70 оя 10.03.2015

Мәктәбебездә 70 еллыкка -70 оя акциясе дәвам итә. 6 сыйныф укучылары беренчеләрдән булып сыерчык ояларын ясап бетерде. Молодцы!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2015

Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең матурлыгы йолдызларда,
Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Барлык гүзәл затларны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз.
Мәктәптәге барлык укытучы апаларны, укучы кызларны һәм әниләрне 8 март белән котлап, 5 класс укучылары һәм класс җитәкчесе Тәнзилә Габдрахмановна аларга бәйрәм кичәсе бүләк итте. Мәктәп директоры Шамил Вилович ихлас котлауларын җиткерде.
-
9 классларда әзерлек имтиханы
06.03.2015
9 класс укучылары бүген математика буенча район күләмендә үткәрелгән әзерлек имтиханнарында катнашты.
-
Башлангыч классларда әниләр бәйрәме
05.03.2015
Язның беренче бәйрәме 8 март - халыкара хатын - кызлар көне. Шушы уңайдан бүген мәктәпкә башлангыч класс укучыларының әниләре килде. Укучылар аларга матур бәйрәм бүләк итте, иң яхшы теләкләрен җиткерде. Уллары һәм кызларының шат йөзләре, җыр - биюләре, балалардан ташып торган уңай энергетика - әниләр өчен зур бүләк булды.
-
Мәктәптә Әлифба бәйрәме 04.03.2015

Бүген мәктәптә Әлифба бәйрәме үтте. 1 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Гөлгенә Закирҗановна, вожатый апалары белән бергә үзләренең белемнәрен, матур- матур һөнәрләрен күрсәттеләр. Аларга киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз!
-
X Спартакиада учащихся 03.03.2015

С 3 по 5 марта 2015 года в п.г.т. Богатые Сабы проводятся соревнования по летним видам спорта Х Спартакиады учащихся РТ, посвященной 70-летию Победы в ВОВ по настольному теннису среди юношей и девушек 1998 г.р. и моложе. В составе сборной команды Арского района участвует ученик нашей школы Ахмадиев Ильназ, кторый занял 2 место в отборочном турнире в г.Арск.










