Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 18 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Күмәк эш "Көзге агач". 04.10.2021 Көз көне табигать үзенчә матур. Аеруча бу матурлыкны урманга баргач күрергә була. Агач яфраклары, әйтерсең җәй буена кояшта кызынып, көзгә таба алтын төсенә кергәннәр. Кояш нурларын сеңдереп авырайганнар да, саргаеп коела башлаганнар. Яшел, сары, ал, саргылт-кызыл, күгелҗем яфраклар үзәра лепер-лепер килеп сөйләшәләр дә төсле. Өзелеп төшкәннәре уманның тирә-ягын чуар келәмгә әйләндереп, аяк астында шыгыр-шыгыр килеп нидер сөйлиләр дә сыман. Көзге урман шул хатле матур, сүзләр белән аңлатып та булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк. Матур ,көзге агач безнең балалар бакчасына да килде.

-
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз! 01.10.2021 Безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, хөрмәтле өлкән хезмәттәшләребез, сезне шушы олуг бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Дәү әни дә, әби дә сез, Сөйкемле әни дә сез. Сез булганга дөнья ямьле, Йөзебез һәрчак нурлы. Сездә мәңгелек шатлык, Көзге муллык, язгы нур.

-
Саф һавада! 29.09.2021 Каен агачын күзәтү. Максатлар: Каен агачының үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, башка агачлардан аермасын билгеләү; Агачның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү. Күзәтү барышы Тәрбияче балалрга табышмаклар әйтә,җавабын табарга куша.. Яшел шәлен ураган, ап – ак күлмәген кигән, Үзе бөдрә – чәче юк (Каен) Табышмак нинди агач турында? Каен нинди биеклектә? Каенның кәүсәсе кайсы урында юан, кайсы урында нечкә? Каенның ботаклары юанмы,нечкәме? Яфракларын алып буламы? Каенның кәүсәсе нинди төстә? Каен турында нәрсә әйтергә була? Каенның яфраклары нинди төстә? Балаларда агачның матурлыгын күрә белергә, соклану хисләре уятырга.Аны кочаклап,сыпырып матур сүзләр әйтергә “Ак каен,матур булып үс, кешеләрне шатландыр»

-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2021 Балалар бакчасы хезмәткәрләре көне белән! Янәшәбездә тугры дусларыбыз, ышанычлы хезмәттәшләребез булсын. Сәламәтлек, хезмәт уңышлары,күңел тынычлыгы, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш насыйп булсын безгә!

-
"Шалкан" әкиятендә кунакта. 27.09.2021 Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерү Тәрбия бурычы: әкият геройлары белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уяту Үстерү бурычы: Балаларның игътибарын, хәтерен үстерү; танып белү активлыкларын формалаштыру, аваз ияртемнәрен (һау-һау, мияу-мияу, чи-чи) кабатлау юлы белән авазларны дөрес итеп әйтүгә күнектерү. Белем бирү бурычы: әкият белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын активлаштыру Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше

-
Осенняя поделка на тему: "Герои татарских сказок" 24.09.2021

-
Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем! 23.09.2021 Юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту; уен аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү; машина йөртүче һөнәренә кызыксыну уяту.

-
"Адымнар нык ,юллар имин булсын!" 21.09.2021

Максат: Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү. Үзеңне чолгап алган тирә –юньгә ихтирам һәм игътибарлылык тәрбияләү.
-
Изучения стартового уровня будущих первоклассников. 20.09.2021

Обследование проводилось по традиционным методикам. При отборе диагностического инструментария учитывалось соответствие возрасту детей и целям диагностического обследования. Изучение проводилось подгрупповым методом. Предъявляемые задания №1, 3, 4, 5 позволили оценить уровень сформированности предпосылок к учебной деятельности: возможность работать в соответствии с фронтальной инструкцией (удержание алгоритма деятельности), умение самостоятельно действовать по образцу и осуществлять контроль, обладать определенным уровнем работоспособности, а также вовремя остановиться в выполнении того или иного задания и переключиться на выполнение следующего, возможностей распределения и переключения внимания, работоспособности, темпа, целенаправленности деятельности и самоконтроля.
-
Әвәләү шөгыле."Гөмбәләр". 17.09.2021

Без бүген ашарга яраклы ,агулы гөмбәләр турында сөйләштек.Үзебез яраткан гөмбәне әвәләдек.



