МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013, Республика Татарстан, Арский район, с. Качелино, ул. Сайдашева, д. 99А |
| Телефон: | +7(843)-665-23-35 |
| E-Mail: | dskatshelino.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Качелинский детский сад" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Нурися Нурмухаметовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 39ребенка / 39бала |
| У нас учат: | 2 педагога / 2 педагогик хезмэткзр |
МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны 07.10.2026

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак hәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә, әхлакый һəм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә. Матур әдәбият уку балалар бакчасында белем бирү өлкәсе hәм ирекле эшчәлекләрдә алып барыла.
-
Курчак театры бездә кунакта 05.10.2026

Бүген безнең балалар бакчасына «Убырлы карчык һәм аның тугры дусларының гаҗәеп маҗаралары» дигән яңа әкият белән Яр Чаллы шәһәреннән «Алина» курчак театры кунакка килде. Әкияти декорацияләр, матур күңелле музыка һәм кызыклы әкият балаларыбызны таң калдырды. Балалар кызыксынып геройларны күзәттеләр, алар белән бергә күңел ачтылар, борчылдылар һәм аларга ярдәм иттеләр. Актерлар балаларга яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итә алдылар.
-
Көзге ярминкә! 02.10.2026

Бүген бакчабызда көзге ярминкә гөрләде. Ярминкәдә татар халык ашларының бөтен төрләре дә бар иде. Ярминкәне оештыруда ярдәм иткән барлык әти-әниләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, аеруча ата-аналар комитетына.
-
Өлкәннәр көне! 01.10.2026

Бакчабыз мөдире Хөснетдинова Нурисә бакчабызда озак еллар эшләп, лаеклы ялда булган хезмәткәрләребезне "Өлкәннәр көне" белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
-
"Светофор патшалыгында" 30.09.2026

Бүген мәктәпкәчә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Светофор патшалыгында" дигән чараны уздырдык. Бәйрәмгә әкият геройлары Мэри Попинс, Убырлы һәм Светофор килгәннәр иде. Балалар Мэри Попинс белән бергәләп әкиятләр иленә сәяхәт кылдылар. Алар Светофорны узләренең белемнәре ярдәмендә, Убырлының тылсымнарыннан коткардылар.
-
"Соры куян юына" 28.09.2026

Татар халык уеннарын балалар бик яратып уйныйлар. Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Соры куян юына" уенын уйнадык.
Бу уен балаларда хәрәкәт координациясен һәм коллективта аралашу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен-балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да.
-
Тукай әкиятләре буйлап 25.09.2026

Бүген безнең балалар бакчасында кызыклы чара узды. Безгә район мәдәният йорты артистлары кунакка килде. Балалар алар белән бергә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт кылдылар һәм сәхнәдәге күренешләрне зур кызыксыну белән күзәттеләр. Спектакль балаларга бик күп якты тәэсирләр бүләк итте. Тамаша азагында балалар артистларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр. Без район мәдәният йорты коллективына искиткеч спектакль өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа очрашулар көтеп калабыз.
-
Игры с пирамидками 23.09.2026

Пирамидки для детей «числятся в арсенале» самых первых игрушек любого малыша. Довольно давно придуманная игрушка - пирамидка не теряет своей популярности и актуальности и в наши дни, занимая по-прежнему свое достойное место в ряду множества развивающих детских игрушек.
В младшей группе собрана разнообразная коллекция пирамидок, с которыми все дети, без исключения, играют с большим удовольствием в течение дня. При помощи пирамидок выявляется умение малыша соотносить размеры деталей.Определяется умение малыша различать цвет,форму, понятия «низко - высоко», «маленький - большой». В процессе игр с пирамидками активно развивается память и логическое мышление, мелкая моторика пальчиков, ребенок учится концентрировать внимание.
-
Физическая культура 21.09.2026

Физическая культура в детском саду — это не просто весёлые игры и бег по площадке. Это важная часть развития малыша, которая закладывает основу его здоровья и гармоничного роста.
-
Әти-әниләр җыелышы. 18.09.2026

Бакчабызда әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышны бакчабызның мөдире Хөснетдинова Нурисә ачып җибәрде һәм алып барды. Тәрбиячеләр Җәләлетдинова Ф.Ф. һәм Дәүләтшина Г.Г. төркемнәрендәге сораулар буенча чыгыш ясадылар. Җыелыш бик җанлы һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте.






