МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013, Республика Татарстан, Арский район, с. Качелино, ул. Сайдашева, д. 99А |
| Телефон: | +7(843)-665-23-35 |
| E-Mail: | dskatshelino.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Качелинский детский сад" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Нурися Нурмухаметовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 39ребенка / 39бала |
| У нас учат: | 2 педагога / 2 педагогик хезмэткзр |
-
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны 07.10.2026

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак hәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә, әхлакый һəм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә. Матур әдәбият уку балалар бакчасында белем бирү өлкәсе hәм ирекле эшчәлекләрдә алып барыла.
-
Курчак театры бездә кунакта 05.10.2026

Бүген безнең балалар бакчасына «Убырлы карчык һәм аның тугры дусларының гаҗәеп маҗаралары» дигән яңа әкият белән Яр Чаллы шәһәреннән «Алина» курчак театры кунакка килде. Әкияти декорацияләр, матур күңелле музыка һәм кызыклы әкият балаларыбызны таң калдырды. Балалар кызыксынып геройларны күзәттеләр, алар белән бергә күңел ачтылар, борчылдылар һәм аларга ярдәм иттеләр. Актерлар балаларга яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итә алдылар.
-
Көзге ярминкә! 02.10.2026

Бүген бакчабызда көзге ярминкә гөрләде. Ярминкәдә татар халык ашларының бөтен төрләре дә бар иде. Ярминкәне оештыруда ярдәм иткән барлык әти-әниләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, аеруча ата-аналар комитетына.






