муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Уеннар 13.04.2017 Иртәнге уеннарны балалар бик яратып уйныйлар. Бүген алар конструкторлардан эш кораллары ясадылар. Мондый уеннар балаларның күзәтүчәнлекләрен үстерә.

-
Космонавтика көне 12.04.2017

Бүген иртәнге әңгәмәләр Космонавтика көненә багышланды.12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. Моннан 47 ел элек, дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шушы вакыйгадан соң бу көн Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.
-
Табигать могҗизалары 11.04.2017 Бүген без язгы үзгәрешләрне күзәтү максатыннан су буена бардык. Елгадагы бозның суга әйләнгәнен карадык, язгы ташуның куркыныч икәнлеге турында сөйләштек. Ә әвәләү шөгылендә яр буенда үскән тал песиен ясадык. Үз эшләрен күреп балалар куандылар.

-
Читек бизибез 10.04.2017 Читек бизибез.Читек милли аяк киеме,татар читекләрен әбиләребез яратып кигәннәр Аны йомшак күннән теккәннәр. Бизәк төшкән итекләрне Читек диеп йөрткәннәр Аларны татар кызлары Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

-
Тиздән мәктәпкә! 05.04.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар бик тырышып 20 гә кадәрге саннарның составын өйрәнәләр.
-
Кыш белән саубуллашабыз! 03.04.2017 Язның беренче ае үтсә дә, кыш китәргә җыенмый эле. Бүген саф һавада уеннар вакытында елга буен күэтергә бардык. Кыш китәргә ашыкмаса да елга бозлардан арына башлаган инде.

-
Сак булыгыз! 29.03.2017 Балаларның иминлеген саклау максатыннан нәниләр төркеме балалары белән "Өйдә үзеңне ничек тотарга "дигән темага сөйләшү үткәрелде. Балалар әңгәмәдән куркыныч туган очракта үзләрен ничек тотарга кирәген аңладылар.

-
Конкурс 28.03.2017

Бакчабыз тәрбиячесе Валиева Рәмлә Камиловна Арчаның 10 нчы балалар бакчасында конкурста катнашып кайтты.Конкурсның максаты балаларда уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен үстерү,мөстәкыйльлек,дуслык кебек сыйфатлар тәрбияләү..
-
Матур алан ясадык 27.03.2017

Әвәләү шөгылендә без балалар белән аланга сәяхәткә бардык .Аланда чәчәкләр үсми икән. Без аланны аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәдек ,аланыбыз бик матур булды.
-
Яз килде! Юлларда сак булыйк! 23.03.2017

Иртәнге әңгәмәләр вакытында балалар белән яз көне куркынычсызлык һәм юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелде.
Хөрмәтле әти-әнилэр! Балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә күнектерегез. Һәм онытмагыз, сезнең үрнәк – иң яхшы өйрәтү чарасы. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакытта да бозмагыз. Балалар - безнең киләчәгебез.



