муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Килер буыннарга мирас булып, синең эзләр калыр бу якта... 27.04.2017 Апрель ае дөнья яшәргән чак Бүләк иткән безгә Тукайны. Олы бәйрәме ул бар халыкның Көтеп алабыз без бу айны. Тукай үлгән диләр.Үлмәгән ул Мәңге яшәр безнең күңелдә. Шигъриятнең якты йолдызына Дан җырларбыз бәйрәм көнендә. Бүген балалар бакчасында зур бәйрәм.- Тукай туган көн билгеләп үтелде. Бәйрәм китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы катнашында бик җанлы үтте. . Балаларның чыгышлары һәркемдә соклану хисләре уятты. Әле кечкенә булсалар да, балаларның Тукай иҗаты белән кызыксынулары күренеп тора.Бәйрәмгә әкият геройлары да килгән иде. Бу әкиятләр аша балалар акыллы, тәртипле, тырыш булырга кирәклеген аңладылар.

-
Тукай әкиятләренә ияреп.. 26.04.2017 26 апрельдә татар халкының иң яраткан шагыйре, “Туган тел” шигыренең авторы Г.Тукайның туган көне. Тукайны, аның Шүрәлесен, Су анасын белмәгән кеше юктыр.Бүген кечкенәләр төркеме Габдулла Тукайның әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

-
Туган тел атналыгы 24.04.2017 Безнен бакчабызда Туган тел атналыгы башланды. Туган тел һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Без — тәрбиячеләрнең төп бурычы – балаларга үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтергә тиешбез. Туган телебез Тукай теле. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аша балаларда туган телебезгә хөрмәт тәрбиялибез.

-
Тукайны искә алабыз 21.04.2017 Апрель аен ел саен сөекле Тукаебызны искә алуга багышлыйбыз. Рәсем шөгылендә "Туган авыл" җырын җырлый-җырлый үзебезнең авыл күренешен ясадык. Үзебезнең авылның да нәкъ җырдагыча бик матур икәнлеген рәсемнәребез аша дөрес итеп күрсәтә белдек.

-
Чисталыкка өндәү 20.04.2017 Бу атнаны без "Табигатьне, үзебез торган авыл урамнарын ничек чиста тотарга" дигән темага әңгәмәләр оештырдык .Максаты: туган авылны яратырга,аңа карата мәхәббәт тәрбияләү,теләсә ничек чүп ташламаска кирәген аңлату,әти әниләрне дә шуңа өндәү.

-
Әкияттә кунакта 19.04.2017 Без әкиятләр аша балаларны бер-берсенә ярдәм итәргә,яхшы,гадел,бәла килеп чыкканда ничек котылырга,матур гадәтләргә өйрәтәбез.

-
Әлифба бәйрәмендә 19.04.2017

Бүген без мәктәпкә кунакка бардык. Беренче сыйныф укучыларын беренче зур җиңүләре - Әлифбаны уңышлы тәмамлаулары белән котладык. Мондый чаралар алдыннан җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәбез.
-
Зоопарк ясадык. 18.04.2017

Табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында сөйләшүне даими алып барабыз. Хайваннардагы үзгәрешләр турында әңгәмәләр аеруча җанлы темпта бара, чөнки авыл балаларының йорт хайваннары турында белемнәре бар.Конструкторлар белән эш вакытында без зоопаркка экскурсия ясадык. Анда нинди хайваннар яшәгәнен искә төшердек.
-
Г.Тукай шигырьләрен өйрәнәбез 17.04.2017 Ямьле яз җиткәч җылы яктан кошларкайтканда,елмаеп кояш көлгәндә ,һәр ел саен без Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Тукай -татар халкының талантлы шагыйре.Ул балалар өчен әкиятләр,җырлар.шигырләр язган.Без бүген Гали һәм Кәҗә шигырен өйрәндек.

-
Кисеп ябыштыру шөгылендә 14.04.2017 Тирә-юнь белән танышу шөгылендә кисеп ябыштыру эшләрен кызыксынып эшләдек. Саф һавада күзәтүләр вакытында бакчабыздагы каен агачларын күзәттек. Язгы агачларны, яз хәбәрчеләре - каргаларның ояларын кисеп ябыштыру шөгылендә дөрес итеп тасвирларга тырыштык. Балалар матур, чиста-пөхтә эш алымнарын кулландылар.




