Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 ( 318 ) 319 320 >>
-
“Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем” 23.01.2015

23 нче гыйнвар көнне Тахавиева Гөлназ Мәсхүт кызы 2 нче класста әдәби укудан “Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес Хәй Вахитның “Балачак турында җыр” шигырен уку һәм анализлау белән башланып китте. Дәрестә сәнгатьле итеп шигырьләр укылды, Р.Миңнуллин иҗаты белән тирәнтен таныштырылды, һәр шигырьгә анализ ясалды. Дәрес бик җанлы һәм эчтәлекле үтте.
-
“Туган телем – иркә гөлем” темасына ачык тәрбия сәгате 22.01.2015

22 нче январь көнне башлангыч класслар укытучысы Л.Ф.Ибраһимова 1 нче класс укучылары белән “Туган телем – иркә гөлем” темасына ачык тәрбия сәгате уздырды. Тәрбия сәгатенең максаты: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; тел байлыгын үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү. Укучылар татар халык авыз иҗаты, Г.Тукай шигырьләре белән дә таныштылар. Тәрбия сәгате кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
-
“Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” 22.01.2015

22 нче гыйнвар көнне 2 класслар белән “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” дигән темага кичә үткәрелде туган телгә багышланган табышмакларга җавап бирүдән башланып китте, кичәнең максаты билгеләнде. Кичәдә тел турында мәкальләр,әйтемнәр өйрәнелде, шигырьләр сөйләнде.
-
“Тапкырлар һәм зирәкләр” 21.01.2015

21 нче гыйнвар көнне башлангыч класс укытучысы Закирова Г.Ш. башлангыч класс укучылары арасында “Тапкырлар һәм зирәкләр” дип аталган КВН үткәрде. КВНда 2 команда, 3 һәм 4 класс укучылары, катнашты. Беренче команда – “Тапкырлар”, ә икенче команда – “Зирәкләр” иде. КВНда мәкальләрне дәвам итү, табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап табу кебек күңелле уеннар үткәрелде. Шулай ук иҗекләрдән сүзләр ясауны, кроссворд чишүне укучылар бик теләп башкардылар. 1 урынны – “Зирәкләр” командасы, ә 2 урынны “Тапкырлар” командасы яулады. “Зирәкләр” командасын җиңүләре белән котлыйбыз.
-
“Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге”
20.01.2015
20 гыйнвар көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә II чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үтте. “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге” темасына Сабирҗанова Х.Ф. чыгыш ясады. Әти-әниләр тест, анкета сорауларына җавап бирделәр. Җыелыш ахырында класс җитәкчеләре әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр.
-
"Гаиләдә тәрбияле, белемле бала тәрбияләү серләре" темасына ата-аналар җыелышы 20.01.2015

Кысна башлангыч мәктәбендә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча "Гаиләдә тәрбияле, белемле бала тәрбияләү серләре" темасына ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр белән укуга җаваплы караш һәм тәрбия эшләре буенча фикер алышынды.
Бала чагында алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
Р. Фәхретдин. -
Открытый урок по литературному чтению 20.01.2015

20 января в 3 классе был проведён открытый урок по литературному чтению на тему: «Определение главной мысли произведения. Эзоп «Отец и сыновья», «Быки и лев». Урок провела учительница начальных классов Закирова Г.Ш. На уроке были использованы разные виды работ. Учащиеся познакомились с автобиографией Эзопа и с его баснями, слушали и проанализировали несколько басен Эзопа из аудиозаписи. Урок прошёл очень оживлённо и интересно.
-
“Туган телем язмышы” 20.01.2015

19 гыйнвар көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә “Туган телем язмышы” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар викторинадагы сорауларга җавап бирделәр, күренекле татар шагыйрьләрен, туган тел турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Тәрбия сәгате “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
"Туган телем язмышы" 19.01.2015

Кысна башлангыч мәктәбендә "Туган телем язмышы" темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
Мин бәхетле шушы туган җирдә,
Һәр ел саен килгән язым бар.
Гомер һәм тел бүләк иткән әнкәм,
Җаным тулы сиңа назым бар.
А.Шагаева -
“5 класс укучыларының югары классларга адаптациясе” 17.01.2015

16 январь көнне 5 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Җыелышның темасы “5 класс укучыларының югары классларга адаптациясе” булды. Беренче көн тәртибе буенча класс җитәкчесе Х.С.Рахматуллина математикадан “Гади вакланмалар” темасына ачык дәрес күрсәтте. Икенче көн тәртибе буенча “5 класс укучыларының югары классларга адаптациясе” темасына доклад тыңланды, 2 чирек нәтиҗәләре буенча сөйләшү булды.













