Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 ( 315 ) 316 317 318 319 320 >>
-
Муса Җәлил! 14.02.2015

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Муса Җәлил!
Бу ике сүздә поэзия һәм батырлык гәүдәләнә. Муса Җәлил - дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы.Быел без аның тууына 109 еллыкны билгеләп үтәбез.
Җәлил һәм җәлилчеләр! Аларны белмәгән кеше бар микән?! Муса Җәлилнең көрәштәшләре дә берсеннән - берсе батыр, берсеннән - берсе Туган илләрен яратучы, берсеннән - берсе фашистларны ныграк күрә алмаучы кешеләр булалар.
Бүген мәктәбебездә “Җәлил һәм җәлилчеләр” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.5 нче сыйныф укучылары укытучылары Ә.К.Әхмәтгалиева белән бик күп шигырьләр ,җырлар өйрәнгәннәр.Җәлил һәм җәлилчеләрнең тиңдәшсез батырлыгы турында алар горурланып ,сокланып сөйләделәр.
-
Котлыйбыз! 13.02.2015

Хөрмәтле кураторыбыз Альфира Шайхулловна!
Сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмегез – 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сезнең кебек тормышчан, олы җанлы, сизгер, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер җитәкчебез булганга без бәхетле. Фидакарь хезмәтегез, бөек сабырлыгыгыз һәм якты акылыгыз өчен биниһая рәхмәтләр Сезгә!
Шундый матур тормыш бәйрәме белән котлап, без Сезгә исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар белән тулы көннәр , рухи камиллек , гаилә иминлеге , мул тормыш һәм нык сәламәтлек телибез. Авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә яңадан – яңа уңышлар юлдаш булсын ! Хезмәт сөючәнлек , мәрхәмәтлелек һәм кешеләргә булган чиксез мәхәббәт хисләрегез саекмасын.Сезгә уңыш һәм бәхет юлдаш булсын. Күңелегез изгелек кылу, йөзегез елмаю нурлары чәчүдән туктамасын. Һәр көнегез җылы , шатлыклы,игелекле һәм якты булсын.
Һәрвакыт шулай тормышка гашыйк, көр күңелле, сөйкемле һәм гүзәл булып калыгыз!
Хөрмәт белән Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе коллективы
-
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы 12.02.2015

10-12 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы үткәрелде.Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Әүхәдиева Айсинә ,олимпиадада югары баллар җыеп, республика призеры булды, диплом белән бүләкләнде. Укучыларны әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева Миләүшә Рәшит кызы Мәгариф һәм фән министр-лыгының Мактау грамотасына лаек булды. Аларны чын күңелдән кот-лыйбыз!
-
"Бәхетле очрак" 12.02.2015

Физика атналыгы кысаларында бүген 10-11 класс укучылары "Бәхетле очрак" уенында көч сынашты. Укучылар интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, физик мәсьәләләр чишүдә осталыкларын күрсәттеләр. бер-берсенең белемнәрен тикшерделәр.
-
“Батырларның даны мәңгелек...” 11.02.2015

11 нче февраль көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Батырларның даны мәңгелек...” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызның батырлыгы, кыюлыгы, тылда хезмәт итүчеләрнең фидакарь хезмәте турында тулырак мәгълүмат алдылар. Укытучылар укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 11.02.2015

Кысна башлангыч мәктәбендә һәр тәрбия сәгатенең 10 минуты Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Бабаларыбыз батырлыгы, тылда хезмәт итүче олы җанлы кешеләр язмышы берәүне дә битараф калдырмый. Укучылар класс җитәкчеләре Х.М. Нуриева белән альбом төзү өчен материал туплыйлар.
-
Татар теленнән республика олимпиадасы 10.02.2015

2015 нче елның 8 нче – 10 нчы февралендә Казан шәһәрендә
7 нче – 11 нче сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теленнән республика олимпиадасы үткәрелде. Олимпиадада барлыгы 172 укучы катнашты.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы гимны белән ачылып китте. Олипиаданың йомгаклау һәм бүләкләү өлешендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры белгече җиңүчеләрне һәм призерларны ихлас күңелдән тәбрикләде, олимпиада хәрәкәтенең телне үзләштерү өчен гаять зур этәргеч ясавын һәм бу уңайдан, мөгаллимнәрнең ролен ассызыклады.
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сәлимҗанова Гөлинә, 11 нче сыйныф укучысы Әүхәдиева Айсинә , югары нәтиҗәләр күрсәтеп, республика призеры булдылар.Аларны чын күңелебездән җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Батырлар көрәшеп үсә. 10.02.2015

Татар халкында ир-егет үзен-үзе йөртә башлаганнан бирле көрәш белән шөгыльләнә. Чөнки көрәш – татар халкының милли горурлыгы булган спорт төре. Милли көрәшнең күп гасырлык тарихы бар һәм ул Идел буе, Урал, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм дөньяның төрле кыйтгаларында зур популярлыкка ия. Көрәш гасырлар буе үскән һәм камилләшкән. Шуңа карамастан, аның үзенчәлеге, нәтиҗәле алымнары һәм нигезе югалмыйча саклана.
Мәктәбебездә көрәшкә зур игътибар бирелә . Тренерлары Галиуллин Сөләйман Вагыйзь улы шәкертләре өчен җан атып тора. Укучылар түгәрәккә теләп йөриләр . Республика , район ярышларында даими катнашып , призлы урыннар яулыйлар . Егетләр арасында район чемпионнары бар.
-
Прием заявлений в 1 класс.
10.02.2015
С 1 февраля 2015 года начался прием заявлений в 1 класс на 2015-2016 учебный год от проживающих на закрепленной территории. Общее количество мест - 15.
-
Арчага бассейнга 10.02.2015

Мәктәбебез укучылары Арчага бассейнга бик теләп йөриләр. 10 нчы февраль көнне башлангыч класс укучылары бассейнда булды. Спортның йөзү төре сәламәтлекне ныгыта, тәнне чыныктыра, кәефне күтәрә, һәм гомумән, кеше организмына файдалы яктан гына тәэсир итә.













