Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 ( 314 ) 315 316 317 318 319 320 >>
-
Сугыш урлаган балачак. 18.02.2015

Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,
Сөрән сала авыл, калаларга.
Уйчан йөзләр, әле дә моңсу күзләр
Сугыш чорындагы балаларда.
Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты, балалар ятим калды. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле.
Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз......
Бүген 7 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Нурисә Габделнәүфәровна белән кабат сугыш чоры баласы – Нурисә әбиләре янына ашыктылар. 7 нче класс укучылары Нурисә әбигә ярдәм итәләр, чөнки ул ялгызы яши. Ачык йөзле, шат күңелле,балаларны яратучы Нурисә әби аларны көтеп ала, үзенең истәлекләре белән уртаклаша.
1936 нчы елда туган Нурисә әбигә әтисе сугышка киткәндә 5 яшь була. Сеңлесе 1941 нче елда дөньяга аваз сала. Нәни кызчыкларга әтиләрен бүтән күрергә насыйп булмый: ул сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала. Сугыш китергән тормыш авырлыгы, ачы ятимлек, йөрәк әрнүе сүзләргә генә сыеп бетәме соң?..
Әйе, әтисез үсү аларның бәгырьләренә төшкән.Сугыш иртә, бик иртә олыгайткан сугыш чоры балаларын.
Инде сез дә олыгайдыгыз,
Сугыш чоры балалары.
Олпат,олугъ ветераннар-
Ак әбиләр, ак бабайлар.
Саф көмештәй саф алар.
Күпне күргән ветераннар.
Ак тауга тиң горур башлар
Эчтән, тыштан асыл затлар.
-
“ Җырларга күчкән батырлык” 18.02.2015

18 нче февральдә 7- 8 класс укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм М. Җәлилнең туган көне уңаеннан “ Җырларга күчкән батырлык” темасына класстан тыш чара узды.”Җәлил оныклары” һәм “ Кызыл ромашка” командалары “Тамчы- шоу” уенында үзара көч сынашты.Командалар шигъри формада үзләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр, Җәлилнең җырларын башкардылар.Соңыннан шагыйрьнең тормыш юлы һәм батырлыгы турында фильм күрсәтелде.
-
Әдәбият һәм сәнгать музеенда 17.02.2015

1 нче класс укучылары Арча шәһәрендә урнашкан Әдәбият һәм сәнгать музеенда экскурсиядә булдылар. Музей хезмәткәрләре балаларга туган як тарихы, атаклы шәхесләр турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Биредә тупланган кабатланмас экспонатлар укучыларга бик ошады. Музейга кабат килү теләге белән кайттык.
-
“Беркем дә, берни дә онытылмый...” 17.02.2015

17 февраль көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Беркем дә, берни дә онытылмый...” темасына 2-4 сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар сугыш темасына карандашлар һәм краскалар белән рәсем ясадылар. Бу конкурста беренче урынны 2 класс укучысы Төхвәтуллина Эльвира алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз.
-
Җаннарны тетрәндергән сугыш. 16.02.2015

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 26 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә.
Еллар үткән саен тирәнәя, күңелләрне газаплый, үкенү хисе уята . Ниндидер могҗиза белән бу сугыштан исән кайткан ир-егетләр бу турыда ачылып сөйләргә яратмый. Шулай да киләчәк буынга әйтер сүзләре бик күп аларның. Мәктәбебездә әфганчылар еш була.Тәрбия сәгатьләрендә, класстан тыш чараларда , Батырлык дәресләрендә чыгышлар ясыйлар, хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйныйлар. Чыннан да, тыныч тормышта сугыш афәте күргән бу егетләр зур хөрмәткә лаек. Үзләренең күргәннәре белән уртаклашудан тыш, безнең дә күп сорауларыбызга җавап бирәләр алар. Төпле киңәшләрен бирәләр, матур теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә бик актуаль булган Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышы, армиядә хезмәт итү мәсьәләләренә карата булган фикерләре белән дә кызыксынабыз. "Армиядә хезмәт итү- һәр ир-егетнең бурычы”, -диләр алар бертавыштан.
Эчкерсез әңгәмә тәмамлангач, бергәләп фотога төштек.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын . Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!
-
Викторина 15.02.2015

14 нче февраль көнне башлангыч класс укучылары арасында Герой- шагыйрь
М. Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина булды.
Җиңүчеләр: Фәйзрахманова Гүзәл һәм Хисамиева Ландыш. Кызларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Хәтер китабы 15.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан мәктәптә күп кенә чаралар уздырыла. Әлеге чаралар укучыларда патриотик хисләрне ныгытуга ,сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
6 класс укучылары Хәтер китабы буенча һәлак булган авылдашларның исемлеген барладылар. Исемлеккә төгәлек кертү максатыннан, педагог- оештыручы Рахматуллина Р.Р. һәм сыйныф җитәкчесе Гыйззатуллина Г .Х . Арча районы хәрби комиссариаты архивында булдылар . Алар укучылар белән берлектә документларны өйрәнәләр , Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында мәгълүмат туплыйлар.
-
Көрәш бәйгеләре дәвам итә. 15.02.2015

Бүген Шушмабашта “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин призына 1999-2000 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды. Анда 13 командадан йөздән артык спортчы катнашты.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз:
28 кг га кадәр:
1 урын – Депресов Станислав
2 урын – Файзрахманов Райнур
70 кг га кадәр:
3 урын – Ибрагимов Илгиз
75 кг га кадәр:
2 урын – Манаков Дмитрий
-
Чемпионат по запуску авиамоделей самолетов 15.02.2015

13 февраля в МБОУ ДОД «Арский ДШ» прошел районный Чемпионат по запуску авиамоделей самолетов, посвященного 70-летию Великой Победы. Команду нашей школы представили учащиеся 3 класса Шакиров Разиль, Файзрахманов Райнур и ученик 6 класса Каюмов Инсаф. Чемпионат был очень интересным и веселым.
-
"Солдат гомере - илгә маяк" 14.02.2015

14 Февраль көнне Ашытбаш урта мәктәбендә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел тулу уңаеннан 5-8 класс укучылары катнашында "Солдат гомере - илгә маяк" дигән темага батырлык дәресе үткәрелде. Әлеге чарада шушы мәктәпне тәмамлап ,үзләренең хәрби бурычларын Әфганстанда үтәгән, шушы сугыш афәтләрен үз башларыннан кичереп туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән егетләребез Кавиев Фердинанд, Сираҗиев Нәкыйп, Сафин Газинурлар да катнашты.Алар үзләренең кайнар нокталарга ничек килеп эләгүләре, кем булып хезмәт итүләре турында сөйләделәр, укучыларга үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Хөрмәтле Әфганчы- интернационалистлар ! Сезне бүгенге совет сугышчыларының Әфган җиреннән чыгарылган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.Берәүнең дә сезнең алга куелган бурычны намус белән үтәлүен онытырга һәм каралтырга хакы юк. Ул вакытта алган тән һәм җан яраларыгыз, шул үткәннәрнең үткәненә бер истәлек кенә булсын, алар кабаттан яңармасын,сугыш афәте күрмичә, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын!













