Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 ( 307 ) 308 309 310 >>
-
“Тукай эзләре буйлап” 20.04.2015

Апрель җитсә исемеңн
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай!
20 нче апрель көнне мәктәбебездә 1-4 класслар арасында "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә "Шүрәле" һәм "Акбай" командалары көч сынашты. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкият геройларына иллюстрацияләр ясадылар. Бәйгедә "Шүрәле" командасы җиңүче булды. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
“Арча профессиональ агропромышленность көллияте» хезмәткәрләре белән очрашу. 20.04.2015

20 нче апрельдә мәктәпкә “Арча профессиональ агропромышленность көллияте” хезмәткәрләре килде. Алар укучылар каршында эчтәлекле чыгыш ясадылар, Дәүләт автоном профессиональ белем бирү учреждениесе белән таныштырдылар, көллият тормышы турында фильм күрсәттеләр, буклетлар өләштеләр, үзләренә укырга чакырдылар. Ахырдан укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 18.04.2015

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы язучылар берлеге , Казан(Идел буе)федераль университеты белән берлектә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булды. Әлеге бәйгедә катнашып безнең мәктәп укучысы Хисамиев Булат бәйге лауреаты исемен алды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм истәлекле бүләккә лаек булды.Кичәдә күренекле язучылар , фән эшлеклеләре белән очрашу, Казан шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт оештырылды.
-
Өмәләр дәвам итә 18.04.2015

Мәктәбебездә өмәләр даими үткәрелә. Бу атнада мәктәп территориясе , мәктәп яны тырмаланды, чистартылды. Авыл уртасында урнашкан парк һәм һәйкәл яны тәртипкә китерелде.
-
Мониторинг в 4 классе. 17.04.2015

Продолжаются мониторинги по предметам в 4 классе. Сегодня прошёл очередной мониторинг, оценка метапредметных результатов (проектная деятельность)
-
Иҗат концерты 17.04.2015

Бүген Ашытбаш мәдәният йортында , 2015 нче ел –Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан , мәктәбебезнең иҗат концерты булып узды Матур җырлар , дәртле биюләр, нәфис сүз , сәхнәләштерелгән музыкаль композицияләр тамашачы күңеленә хуш килде . Укучыларның сәхнә культурасы, башкару осталыгы , сәхнә костюмнары, бизәлеш тамашачыларны хәйран калдырды . Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте һәм зур рәхмәтләр әйтеп , киләчәктә дә зур уңышлар теләп таралышты.
-
"Моңлы сазым" 17.04.2015

Бүген "Казан арты" тарих-этнография музеенда "Моңлы сазым" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бу кичәдә 8 класс укучысы Хисамиев Булат һәм 10 нчы класс укучысы Мөхәммәтдинова Чулпан чыгыш ясады. Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр.
-
Белдерү 16.04.2015

17 апрель көнне Ашытбаш мәдәният йортында , Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Әдәбият елы уңаеннан , Ашытбаш урта мәктәбенең иҗат концерты була .
Башлана: 18.30 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Казан федераль университетында тантаналы чара 15.04.2015

Россянең иң зур фәнни уку- укыту комплексларыннан берсе булган Казан федераль университетының тарихи бинасында регионара предмет олимпиадаларының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.Укучыларны университет бинасы белән таныштырдылар, тарих һәм хокук музейларына экскурсия оештырдылар. Искиткеч тарихы һәм бөек галим-мөгаллимнәре булган диварлар кысасында үткән чара кемнең генә күңелләрен дулкынландырмады икән! Тантаналы чарада җиңүчеләрне уку йортының җитәкчеләре һәм галимнәре тәбрикләде. Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Әүхәдиева Айсинә татар теленнән җиңүче булып I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Аны чын күңелебездән тәбрик итәбез!
-
Родительское собрание
14.04.2015
В среду, 22.04.15, в 3 классе состоится родительское собрание на тему: «Выбор модуля курса ОРКСЭ». На собрание приглашаются родители учащихся 3 класса.













